Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 ноябрь 2017, 17:02

Карлар ява тын гына...

Шәһәрдә кышкы чорга керүебезне сиздерүче билгеләр күренә башлады: көннәр салкынайта, сирәк-мирәк кар бөртекләре дә төшкәли.

Гадәт буенча, нәкъ шушы мизгелләрдә урамнарны, биләмәләрне кар-боздан чистартучы техника торышына күзәтү үткәрелә. Ягъни, трактор, экскаватор, йөк төяү-бушату җайланмасы, КАМАЗ, грейдерларның (юл тигезләгеч машина), шулай ук шәхси составның кышкы чорга әзерлеге тикшерелә.

Быел да Совет мәйданында махсус транспорт чаралары күргәзмәсе оештырылды. Техника торышына хакимият башлыгының беренче урынбасары М. Черкашнев рәислегендәге комиссия бәя бирде. Юл хезмәткәрләренең кизү тору тәртибе 1 ноябрьдән 15 апрельгә кадәр гамәлдә. Әмма транспорт чаралары инде узган атнада ук, тәүге кар төшкәч тә әзерлектә булган. Кышкы чорда махсус хезмәтләр тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Көчле кар яуганда иң беренче чиратта федераль дәрәҗәдәге юллар, шәһәрнең үзәк урамнары, арытаба төбәкләр биләмәләре һәм икенче дәрәҗәдәге урамнар тазартыла. Бу эшкә гадәт буенча юл эшчеләреннән тыш коммуналь хезмәтләр, нефтьчеләр һәм башка предприятиеләр җәлеп ителә.
Тикшерү барышында водительләр, механиклар комиссия каршында техника торышы, инвентарь һәм махсус киемнәр тәэминаты хакында хисап тотты, төрле мәсьәләләр буенча гозерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.
Михаил Черкашнев бар мөрәҗәгатьләрне тыңлап, аларны хәл итү өстендә эшләү зарурлыгын билгеләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә кардан чистарту техникасының торышы канәгатьләнерлек. Бозлы юлга түшәр өчен ком-тоз катнашмалары да әзер. Әмма чишеләсе мәсьәләләр әлегә бар. Техника, эшче куллар җитешмәве сизелә. Бу максаттан ел саен хакимият карары белән шәһәр предприятиеләре явым-төшем күп булганда ярдәмгә җәлеп ителә. М. Черкашнев шулай ук идарә итүче компанияләргә йорт биләмәләрен кардан тазарту сыйфатына игътибар итәргә киңәш бирде. Эш шунда, күпфатирлы йортлар тирәсендә машиналар күп урынны алып тора. Бу үз чиратында биләмәне чистартырга комачаулый. Шуңа күрә автомобиль хуҗаларын махсус хезмәтләр эшләгән чорда транспорт чараларын читкә куеп тору хакында искәртү мөһим.
Бу һәм башка мәсьәләләр тулысынча хәл ителер дип ышанабыз. Шулай булганда безгә кышкы зәмһәрир суыклар да, ишеп-ишеп яуган кар-бураннар да куркыныч булмас.

Читайте нас: