Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
1 ноябрь 2017, 16:54

Гаилә — кеше өчен иң мөһим, иң җаваплы эш

«Русиядәге өстенлекле мәсьәләләрнең берсе — гаилә институтын ныгыту» (РФ Президенты В. В. Путин).

Шәһәребездә яшь гаиләләргә уңайлы мохит тудыру, аларга булышлык итү максатындагы чаралар даими үткәрелә. «Яшь гаилә» бәйгесе — шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә «Яшьләр сарае»нда агымдагы ел җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Учреждение директоры Наталья Спирина конкурсның кайбер үзенчәлекләре турында сөйләп үтте:

— «Яшь гаилә-2017» бәйгесе башка еллардагыдан күпкә аерыла. Ул яңа форматта — «Шерлок Холмс эзләреннән» исемле квест (уен) рәвешендә үтә. Соңгы вакытта республикада гаилә сәясәтенә игътибар бермә-бер артты. Шәһәребездә үткәрелүче чаралар да күпчелектә шушы юнәлешне күз уңында тота. Безнең максат — гаилә иминлеген, бөтенлеген саклау, яшь парларга уңайлыклар булдыру.

Наталья Александровна сүзләренчә, бәйгечеләрнең чыгышын «Яшьләр сарае»ның «Надежда» үзәге психологлары, яшьләр эше буенча белгечләр бәяләгән. «Жюри биремнәрне үтәү тизлегенә, җавапларның төгәллегенә һәм иң тәү чиратта гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә игътибар итте. Уен барышында һәр гаилә ниндидер уңай сыйфатлар белән аерылып торды: берәүләр максатчанлыгы, икенчеләр дус-татулыгы, тырышлыгы, өченчеләр белем дәрәҗәсе белән. Шунысы мөһим: аларның һәммәсе дә бер-берсенә хәстәрлекле мөнәсәббәттә, аңлашып эш итә, бу үз чиратында әлеге гаиләләрдә тулы аһәңлелек хөкем сөрүен күрсәтә».

Директорның сүзләрен «Надежда» үзәге психологы Елена Забелина да куәтли:

— Бүген без бик күркәм күренешләрнең шаһиты булдык. Сүз, әлбәттә, уңган, җегәрле, сәләтле бәйгечеләр турында бара. Уен барышында гаилә әгъзалары арасындагы теләктәшлек, хөрмәт, үзара мөнәсәбәтләр бар яклап та ачыла.

Бәйгечеләр белән якыннанрак танышырга вакыт җиткәндер. «Иң позитив гаилә» исеменә лаек булган Гыйниятуллинар ихлас елмаюлары белән әллә кайдан игътибарны җәлеп итә. Тәүдә сорауларны гаилә башлыгына бирәбез:

— Динар, бәйгедә элек катнашканыгыз бар идеме?

— Юк. Бу безнең беренче чыгышыбыз. Һәм соңгысы булмас дип өметләнәбез, чөнки үзебезне төрле шартларда сынап карау, башка гаиләләр белән танышу-аралашу бик ошады.

— Уенда кайсы бирем иң авыры булды?

— «Күләгәләр уены». Бу катлаулы табышмакны чишү өчен бар фикерләү сәләтен тупларга туры килде. Биремне дөрес үтәп чыккан очракта җинаятьченең сурәте барлыкка килә.

Ә хәзер сүзне Альбинага бирик.

— Бәйгегә ничек әзерләндегез?

— Бу көнне үзебез дә, балалар да зур түземсезлек белән көтеп алдык. Бергәләп махсус костюмнар әзерләдек. Һәрберебезгә чагу кызыл галстуклар да тектем.

— Тормыш иптәшегез белән танышу тарихы?

— 10нчы сыйныфта укыганда аралаша башладык. Аннары институтта белем алдык. Бик озак очрашып, бер-беребезне сынап йөрүнең ахыры туй белән тәмамланды. Ике кызыбыз — Сәфинә белән Руфинәне үстерәбез.

— Никахыгызга ничә ел булды инде?

— Быел 5 ел тулды. Үзенә күрә бәләкәй генә юбилей.

— Гаиләдә татулык булсын өчен нинди сыйфатлар кирәк?

— Бер-береңне тыңлау, алай гына да түгел ишетә белү. Шулай ук сабырлык, якыннарыңа карата ихтирам.

— Альбина, татарча бик матур сөйләшәсез икән?

— Әйе, гаиләбездә барысы да туган телдә аралаша. Әти-әниләр, әби-бабайлардан килгән күркәм гадәт бу. Үз телеңне белү мөһим дип саныйм, чөнки ул милләтебезнең иң кыйммәтле ядкаре. Һәр кеше туган тел аша гыйлем ала, аңын үстерә, дөньяны танып-белә башлый.

«Иң актив гаилә» Валерий һәм Эльвира Яковлевлар бәйгедә беренче тапкыр катнашкан.

— Без — спорт сөюче гаилә. Кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрибез. Шулай ук бакчада яшелчә-җимеш үстереп, ял көннәрен шунда мәш килеп үткәрәбез. Балаларыбыз: Ксения һәм Данил һәрчак яныбызда, эшкә өйрәнеп үсәләр.

Иҗат дөньясын да үз итә икән Яковлевлар. Алар шигъри әсәр укып ишеттерде.

Ильвира һәм Тимур Гыйльвановлар «Иң зыялы гаилә» исеменә лаек булды.

— Тимур, гомерлек ярыгыз белән танышу тарихын сөйләмәссезме?

— Бер үк уку йортына документлар тапшырган булганбыз. Бәхеткә, икебез дә укырга кердек, шул вакытта язмыш безне очраштырды да инде. Ильвирага бер караштан гашыйк булдым! Ул минем хисләремә 4 айдан гына җавап бирде. Шул вакыттагы сөенечемне күрсәгез иде! Ә инде тагы 10 айдан гаилә тормышы корып җибәрдек, бүген инде кызыбыз Регина һәм улыбыз Әмир үсеп килә. 25 октябрьдә гаиләбез үзенең14 еллыгын билгеләде.

Уенда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, жюри әгъзаларының ихтирамын яулаган яшь бәйгече — Әмир Гыйльвановтан тәэссоратларын сорашмыйча булдыралмадым:

— Мин 22нче мәктәпнең 2нче сыйныфында укыйм. Яхшы билгеләргә өлгәшәм, шахмат уйнарга яратам, өйдә әти-әниемә ярдәмләшәм. Элек мондый уенда катнашканым юк иде, әмма ул миңа планшеттагы уеннар аша таныш. Шуңа күрә җавапны табуы җиңел булды. Өлкәннәр белән бергәләп биремнәр үтәү бик ошады. Иң авыры 1нче бүлмәдәгесе иде. Шулай да мин бик тиз ярдәмче әсбапны таптым!

Чираттагы гаилә — иң ярашкан, аһәңлеләр исеменә лаек булган Гөлназ һәм Артур Бурангуловлар белән әңгәмәләшәбез:

— Бүген биредә булуыбызга бик шатбыз. Конкурсның яңача узуы аеруча ошады. Уен барышында вакытның узганы сизелми дә калган. Квест сәгать ярым барса да, аны 10 минут эчендә үткән сыман булдык. Мондый чаралар гаиләдәге мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итә, балаларны һәм ата-аналарны берләштерә, бердәм рәвештә уйлау, фикерләүгә өйрәтә. Гаиләбез тарихына килгәндә, югары уку йортында укыганда бер-беребезне табыштык, 6 елдан (2006 елда) кавыштык. Бүген инде мәхәббәтебез җимешләре — Азалия һәм Регина исемле сылу кызларыбыз үсеп килә. Гаиләбез белән «Кар бабайлар көрәше» ише спорт ярышларында катнашырга яратабыз.

Ә менә Мизенковлар «Иң игътибарлы гаилә» булды:

— Бәйгедә өченчегә көч сыныйбыз. Югары сыйныфлардан ук якын дуслар булдык, үсеп буй җиткәч гаилә кордык. Инде 10 ел бергәбез. Бер-беребезгә һәрьяклап тәңгәл килгәнбез: фикерләребез, дөньяга карашыбыз, холык-фигылебез. Өйләнешкәнче танышлар безне хәтта бертуганнар дип уйлый иде. Шәһәрдә узучы чараларга һәрдаим өлеш кертергә омтылабыз. Мәсәлән, «Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе» бәйгесендә катнашып, күп тәэссоратлар алдык. Хәзерге вакытта инде чаңгы ярышларына әзерләнәбез. Бүгенге конкурска килгәндә, һәр гаиләнең дә бик актив, дус-тату булуын билгелисе килә. Аларның барысына да уңышлар телибез!

Якимовлар «Иң тату гаилә» төркемендә билгеләнде.

— Уен биремнәрен үтәргә балаларыбыз: Анита һәм Эмиль булышты. Бәйгедә катнашырга кызыбыз йөргән балалар бакчасыннан тәкъдим иттеләр. Һәм без тәвәккәлләдек. Моңа һич тә үкенмибез: үзебезне дә күрсәттек, башкаларның тәҗрибәсен дә уртаклаштык, — ди Вадим белән Әлфия.

— Әлфия ханым, гаиләдәге татулык нәрсәгә нигезләнә дип уйлыйсыз?

— Мөнәсәбәтләрнең ныклыгы, дәвамлылыгы иң тәү чиратта, мәхәббәт һәм үзара аңлашуга бәйле. Гаиләдә әти-әниләрнең мәнфәгатьләре генә түгел, балаларныкы да исәпкә алынырга тиеш. Һәр кеше ихтирамга, тигез карашка лаек. Бала тәрбияләүдә өлкәннәрнең үрнәге бик мөһим урында тора. Мисал өчен, тормыш иптәшем эчми-тартмый, эшендә дә гел яхшы өлге күрсәтә. Шул рәвешле ул кызыбыз һәм улыбызны сәламәт яшәү рәвешенә, хезмәткә өнди.

Нәтиҗәләр буенча, бәйгедә катнашкан 6 гаилә дә төрле номинацияләрдә бүләкләргә ия булды. Ә инде иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр (Гыйниятуллиннар, Гыйльвановлар һәм Якимовлар) арытаба республика конкурсында катнашырга хокуклы. Барлык гаиләләргә дә һәрвакыт шундый ихлас, ачык күңелле, күтәренке рухлы һәм дус-тату булып калуларын телибез!

Читайте нас: