Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
16 декабрь 2025, 12:50

Теле барның — иле бар

14 декабрьдә Башкортстанда Башкорт теле көне билгеләнде. Бәйрәмне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда гамәлгә куйды. Аның датасы да очраклы гына сайланмаган: ул күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көненә туры китерелгән. Бәйрәм уңаеннан Үзәк шәһәр китапханәсендә мәктәп укучылары өчен тематик сәгать оештырылды.  Анда «Агинәй» башкорт хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Дилбәр Фәхретдинова, Сәгыйдә Солтангалиева, Фаридә Әминева чакырылган иде.

Теле барның — иле бар
Теле барның — иле бар

Чараны алып барган китапханәче Ольга Габделхакова Акмулланың биографиясе белән таныштырды. Аны күп төрки халыклар үзенеке, дип саный. Белемле булуның мөһимлеген чагылдырган киң билгеле шигыре «Башкортларым, уку кирәк!» әдәби гимнга әверелгән. Укучылар бергәләп аны караоке аша башкарды. 2006 елдан мәгърифәтче исемен Башкорт дәүләт педагогия университеты йөртә. Ике елдан соң уку йортының төп корпусы каршындагы мәйданда аның хөрмәтенә һәйкәл куелды. 

Арытаба сүз ак инәйләргә бирелде. Дилбәр Фәхретдинова укучыларны моңлы җыры белән сәламләп, милли киемнәр турында сөйләде.

— Менә бу әйбер янчык, дип атала. Бау белән тартыла торган кечкенә генә капчык ул. Элек акча һәм шәхси әйберләр йөртү өчен кесәләр булмаган. Ирләрен, улларын сугышка озатканда хатыннар һәм аналар үз куллары белән янчык ясап чиккәннәр. Аның эченә бер уч туфрак та салганнар. Сугышта яугирләр янчыкны  саклап, кадерләп, йөрәк түрендә йөреткәннәр, исән-сау әйләнеп кайтуларына өметләнгәннәр, — диде Дилбәр Нәзир кызы.

Аның бәянен балалар кызыксынып тыңлады һәм зур теләк белән түбәтәй, кашмау, янчыкларны киеп тә карады.

Сәгыйдә Солтангалиева оештырган викторина чараны тагын җанландырып җибәрде. Укучылар республика шәһәр-районнары исемнәре, төрле телләрдә сәлам бирү буенча белемнәрен күрсәтте.

Фәридә Әминева шәһәрнең башкорт гимназиясендә беренче тапкыр башкорт теле дәресләрен укыта башлавы, төрле чаралар үткәрүе турында сөйләде һәм укучыларга Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның шигырьләрен укып ишеттерде.

Чарада Ольга Габделхакова ассимиляция, ягъни халыкның туган телен онытуы, телсезлек күренешенә дә тукталып үтте. «Ассимиляция мәкерле һәм рәхимсез авыру шикелле. Аның нәтиҗәләрендә халык бөтенләй бетәргә мөмкин», — диде ул.

Бу куркыныч күренешкә каршы көрәшне беренчеләрдән булып нәкъ Рәми Гарипов башлаган. Аңа ялгызы гына диярлек көрәшергә туры килгән, чөнки ярдәм итәргә тиешлеләрнең күбесе бу хәлгә «сукыр» булган, калганнары бернинди куркыныч нәрсә булмавына ышандырырга тырышканнар. Рәми Ягафәр улы бөтен тормыш юлында үз иҗаты белән башкорт телен, әдәбиятын сакларга, кадерләргә чакырды.

Хәзерге заманда шагыйрьнең тырышлыгы юкка чыкмаган, дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. Бүген балалар мәктәпләрдә башкорт телен өйрәнә, туган телдә оештырылган чараларда ирекле катнаша. Октябрьскийда башкорт телен популярлаштыру буенча зур эш алып барыла. «Урал батыр» эпосыг башкаручылар бәйгесе, «Минем шәҗәрә» иҗади эшләр конкурсы, башкорт теле буенча олимпиадалар оештырыла. Болар барысы да телне, халыкның мәдәниятен һәм тарихын саклауга зур өлеш кертә.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас