Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
19 ноябрь 2025, 11:47

Дингә һәм Ватанга тугрылыклы хезмәт

18 ноябрьдә Уфада «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш» дип исемләнгән XVI Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең шәйхелислам вазыйфасына, Баш мөфти һәм Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе итеп сайлануына 45 ел тулуга багышланды.

Дингә һәм Ватанга тугрылыклы хезмәт
Дингә һәм Ватанга тугрылыклы хезмәт

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. «Очрашуыбызның «Ислам идеаллары һәм кыйммәтләре: бер өммәт – уртак язмыш» темасы бүген аеруча көнүзәк. Бу илебез мөселманнары өчен генә мөһим булып саналмый. Русия – миллионлаган мөселман өчен туган йорт, ислам дөньясының аерылгысыз өлеше.

Ике гасырдан артык элек нәкъ Уфада Русиянең рәсми тарихи ислам үзәгенә нигез салына. Заманалар, исемнәр үзгәрә, әмма Уфада мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте һәрвакыт иманның какшамас таянычы булып кала, Русия дәүләтенә тугрылыкны, әхлакый нигезләрне саклый.

Бу күпгасырлык эшчәнлектә хөрмәтле Баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның роле бик мөһим. Аның өммәтне берләштерүгә, патриотик тәрбиягә, Русия дәүләтчелеген һәм халыклар татулыгын ныгытуга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Баш мөфтинең рухи ярдәмен махсус хәрби операция биләмәсендәге сугышчыларыбыз да тоя», – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте – рухи мәгърифәтчелекнең иң зур үзәкләренең берсе. Тәлгать Таҗетдин башлангычы белән тугандаш илләрнең дини идарәлекләрен берләштергән Евразия ислам мәгарифенә булышлык итү ассоциациясе оештырылды. Безне алар белән уртак тарих һәм мәдәният, бердәм традицион кыйммәтләр бәйли.

«Без Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның бердәм рухи киңлек, чит идеологик карашларга каршы торуда уртак позиция формалаштыру буенча тырышлыкларын тулысынча хуплыйбыз. Нәкъ менә халыклар дуслыгы һәм рухи бердәмлек безгә теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Хөрмәтле Тәлгать хәзрәтебезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, актив озын гомер, иминлек, тынычлык һәм игелек, барыбызга да мәгариф һәм рухи хезмәттәшлекне үстерүдә уңышлар телим! — дип йомгаклады республика җитәкчесе.

Радий Хәбиров Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисен күпьеллык намуслы хезмәте, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Баш мөфти республика Башлыгына конференцияне оештыруда һәм уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны ныгыткан өчен «Иман һәм намус» орденын тапшырды.

 

Фото: башинформ

Автор:
Читайте нас