Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Ботка ашап сыйландык»

Халкыбызның иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе ул — «Карга боткасы».

«Ботка ашап сыйландык»
«Ботка ашап сыйландык»

Борынгы заманнарда шундый ышану яшәгән, кешеләр ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Тирә-юньдәге мохит яңаруга-яшәрүгә таба йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм дә ясый торган булганнар. «Карга боткасы» атамасы нәкъ шул чордан барлыкка килгән.

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр, халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә — кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга, тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Төрле уеннар уйнаганнар, җырлап-биегәннәр, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар, аның күп өлешен каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр.

Төрекмән микрорайонында борынгы йолаларга һәрчак зур игътибар бирелә. Быел да «Нур» клубы хезмәткәрләре көче белән биләмәдә «Карга боткасы» чарасы оештырылды. Анда гадәттәгечә төбәктә яшәүчеләр актив катнашты. Саф һавада кызу учактагы зур казанда карабодай боткасы пешкән арада клуб эчендә ике сәгать ярымлык матур концерт үткәрелде. Җырлы-моңлы чыгышларны карап хозурлангач, кунаклар рәхәтләнеп кайнар ботка һәм милли камыр ризыклары белән сыйланды.

Фикерләр:

Раушания Фәезова:

— Чыннан да сагынып көткән идек «Карга боткасы» бәйрәмен. Көн салкын, яңгырлы булса да — боткасы да пеште, искиткеч матур концерты да булды. Биедек тә, җырладык та, бергәләп күңел дә ачтык. Бу бәйрәмне күмәкләшеп оештырмасак, ул шундый күркәм була алмас иде. Чараны әзерләү һәм үткәрүгә зур өлеш кертүчеләрне билгеләп үтәсем килә. Ботканы пешерүчеләр: Венера һәм Илдус Мадьяровлар, Гөлнур һәм Хәлим Фазлыевлар, Сәрим Галлямов, Әҗүәт Гимаев, Әсхәт Ситдиков, Наилә Зиннәтова. Өстәлне әзерләүчеләр: Рәзинә Галлямова, Рәмзия Сайфуллина, Мөнирә Нигматьянова, Зәрия Аглетдинова. Концертта катнашучылар: «Дуслык» һәм «Асылъяр» ансамбльләре, яшь баянчы Аяз Шафиков, җырчылар — Мөнәвәрә Салихова, Нәфисә Шәнгәрәева, Тимерҗан Батыршин, Фәһим һәм Рәмзия Чанышевлар, Әхмәт һәм Лилия Рәхимовлар, Тәлгать Таймасов, Тәлгать Галлямов, гармунчылар — Венер Фәезов, Рәзил Фәррахетдинов, Факиль Заһретдинов. Сугыш ветеранының тол хатыны Мәсхүдә Габдуллина үзе язган шигырьләрен укыды. Чараны матур итеп, нәфис сүзләр белән Раушания Кунаккузина һәм Зөлфия Батыршина алып барды. Һәвәскәрләребезгә, клуб хезмәткәрләренә, активистларга һәм дә күчтәнәчләр белән ярдәм иткән кешеләргә (Светлана Дубинина, Рим Гәрәев, Рәилә һәм Рифмир Дәүләтовлар, Вәсил һәм Наҗия Закировлар, Рәилә һәм Рамил Газимовлар, Әүфә Насыйбуллина) бик рәхмәтлемен. Эшләрегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, гаилә иминлеге телим!

Гөлнара Хәсәнова:

— «Карга боткасы» чарасында күп уңай тәэссоратлар алдым. Бәйрәмне оештыру дәрәҗәсе бик югары иде, матур концерт номерлары, күркәм табын, искиткеч тәмле ботка! Бистә халкын шундый күркәм чаралар белән һәрчак куандырып торган «Нур» клубы администрациясенә, оештыру гамәлләрендә булышкан Мадьяровларга, барлык катнашучыларга чиксез рәхмәтләрне әйтәсе килә.

Мөнәвәрә Салихова:

— Мин кечкенә вакытта түбән очтан «кар» да «кар» дип олырак балалар, малайлар кычкырганга куркып, өйгә йөгереп кердем дә тәрәзәдән күзәтә башладым. Ул да булмады, безнең турыга җиткәч, эскәмиягә басып капкага сугып каркылдаша башладылар. Әнкәй тиз генә чоланнан бодай арасыннан йомыркалар чыгарып бирде. Тагын нидер исенә төшереп, өйгә керде һәм бүләкләр өстәп, малайларның чиләгенә салды. Аннары әнкәй миңа бу шундый йола икәнен аңлатты. Үсә төшкәч мин үзем дә анда катнаша башладым. Төрекмән активистлары шушы йоланы ел да искә алып, җиренә җиткереп чын бәйрәм ясый.

Лилия һәм Әхмәт Рәхимовлар:

— Без Татарстаннан килеп Төрекмән авылында төрле чараларда даими катнашып йөрибез. Безнең якларда Нәүрүз бәйрәме киң таралган. Минем өчен «Карга боткасы» яңа чара. Миңа ул шулкадәр кызык һәм күңелле тоелды. Раушания һәм Венер Фәезовларга, Раушания Кунаккузинага, Рәзил Фәррахетдиновка һәм башка активистларга карап сокланып йөрдек, алар үз эшләрен бик яратып, бердәм, тату булып башкаралар. Рәхмәт барыгызга да шундый матур бәйрәм үткәргәнегез өчен. Исән-имин булыгыз, алда да сезгә иҗади уңышлар телибез!

Фәнүсә Таймасова:

— «Карга боткасы»на елдан-ел күбрәк бала-чага җыела һәм ул бистәдә яшәүчеләрнең көтеп алган, яраткан бәйрәменә әйләнә бара. Милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне сакларга булыша мондый чаралар. Миңа шул ягы белән ошый да алар.

Нәфисә Шәнгәрәева:

— Аллага шөкер, бәйрәм бик матур, күңелле узды. Көн суык дип тә тормады, халык күп җыелды. Оештыручыларга зур рәхмәт!

Венера Мадъярова:

— Әлеге матур йоланы ел саен көтеп алабыз. «Нур» клубы мөдире Раушания ханым гадәттәгечә бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган. Концерт программасы да уңышлы төзелгән. Самавыр янында чәй эчү, ботка ашау бик күңелле булды, бөтен кеше канәгать калды.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: