Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
8 сентябрь 2021, 14:11

Бәйрәмдә милли киемнәрдә

«Зауралье-2021» Инвестсабантуенда милли костюмнар парады узачак.

Бәйрәмдә милли киемнәрдә
Бәйрәмдә милли киемнәрдә

2021 елның 10 сентябрендә Сибай шәһәрендә «Зауралье-2021» өченче Бөтенрусия инвестицион Сабантуе узачак.

Программага ярашлы, форумда катнашучыларны һәм кунакларны, алар исемлегенә инвесторлар, төбәк һәм федераль учреждениеләр, бизнес-берләшмәләр һәм мәдәният вәкилләре, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре керә, стратегик һәм дискуссион сессияләр һәм түгәрәк өстәлләр көтә, анда экология, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эчке туризм кебек темалар буенча фикер алышачаклар. Эшлекле программаны ике фестиваль тулыландыра: милли ашларның Республика конкурсы-фестивале һәм «КумысFEST», шулай ук милли костюмнар парады.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча 2020 елдан Сибай шәһәрендә милли костюм көне сентябрьнең икенче җомгасында һәм  апрельнең өченче җомгасында уздырыла. Бу бәйрәм республикада яшәүче төрле халыкларның мәдәниятенә кагылу мөмкинлеге бирә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасында 160 милләт һәм 13 этник төркем яши.

Әлеге чарада болгар, чечен, украин, татар, башкорт, рус, үзбәк, таҗик һәм башка халыкларның костюмнарын күрергә мөмкин. Бу кием генә түгел, ә бу җирдә кайчан да булса яшәгән ата-бабалар турында сөйли торган тулы бер тарих.

200гә якын катнашучы З .Вәлиди урамындагы мәйданчыктан башлап, Горняков тыкрыгында «Бикбау» универмагыннан узачак һәм үзәк мәйданда финиш ясаячак, анда бию, музыка һәм фольклор коллективлары концерт программасын күрсәтәчәк.

Источник: forum-zauralye.com

Фото: forum-zauralye.com

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: