Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Ятлар белән чуалсаң...»

Туймазы татар дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьерасын тәкъдим итте.

Бу Ильшат Йомагуловның «Мәхәббәт кошлары» исемле пьесасы буенча эшләнгән «Ятлар белән чуалсаң...» исемле комедия.

Сәхнә әсәренең режиссеры Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең башкорт драма театры сәнгать җитәкчесе Айдар Марат улы Зарипов. Куючы рәссам — Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Композитор — Лиана Бикбаева. Балетмейстер — Дамира Амангильдина.

Рольләрне Башкортстанның халык артисткасы Маргарита Сидорова, Башкортстанның атказанган артистлары Данил Нурыйханов, Гөлназ Латыйпова, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Алик Зәйлалов, артистлар Динара Вахитова, Гөлназ Ибатуллина, Илсур Миңнегалин, Айнур Гайсаров башкарды.

Спектакль «Барысы да яхшы булыр» сүзләре белән башлана. Матур итеп, чын авылча бизәлгән сәхнәдә яшь пар Сәрия белән Апуш нидер уйлап, план корып йөри.

Шушы авылга күченеп килгәннән бирле Сәриягә тынгылык бетә. Чибәр, зифа буйлы яшь укытучы артыннан авылның азгын ирләре йөри башлый. Яшь клуб мөдире Мөнир дә, таякка таянган Хаҗгали бабай да, Шәмсетдин дә Сәриягә мәхәббәтләрен белдереп, алтын таулар вәгъдә итә. Сөюдән акылдан язган ирләрнең кыланмышлары тамашачыларны хәлдән тайганчы көлдерә. Шул арада сәхнәгә хыянәт утында янган хатыннар пәйдә була.

Ахирәтләр бергә җыелышып эчсерләрен бушата. Хәния, Тәибә һәм Шәргия ачынып ирләрен сүгә, барлык бәхетсезлекләрендә аларны гаепли, авыл җирендә җигелеп дөнья көтүләренә зарлана. Бервакыт аларның күзе бакча карачкысына төшә. Хатыннар аны үз ирләренә охшатып үч ала башлый. Карачкыны бар көчләренә кыйныйлар һәм асып куярга булалар. Ләкин бу проблемаларны юк итәрме? Таркалып барган гаиләләрне ничек саклап калырга?

Спектакль комедия жанрында эшләнгән булса да тирән мәгънәле. Ул гаилә тормышы, тугрылык һәм хыянәт турында. Ни өчен өзелеп сөешеп кавышканнарның да кайчак гаиләсе таркала, нилектән кайнар хисләр сүрелә? Бер-береңә булган мәхәббәтне, хөрмәтне югалтмый, ничек гаиләне саклап калырга? Сәхнә әсәре шушы сораулар өстендә уйландыра.

Сәрия белән Апуш корган план буенча әлеге гаиләләрдә сүрелә башлаган мәхәббәт учаклары кабат дөрләп кабына. Ялгыш юлга басучылар үз гаепләрен аңлый. Геройлар белән бергә тамашачылар да гаиләнең һәр кеше тормышында иң мөһиме булуына кабат инана. Ә аның нигезендә тугрылык һәм үзара ярдәм тора.

Кызыклы маҗаралар, җыр-биюгә бай спектакль тамашачылар күңеленә хуш килде. Алар матур, ихлас уеннары өчен яраткан артистларын көчле алкышлар, чәчәкләргә күмде.

Читайте нас: