Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
23 сентябрь 2020, 00:06

Онлайн татарча диктант язачакбыз

26 сентябрь көнне сәгать 13:00тә «Татарча диктант» дигән акция - татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Акция әдәби татар телен өйрәнү, татар теленә кызыксынуны арттыруга, татар теле белгечләре һәм укытучысы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Акция ел саен берьюлы Русия һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Быел акция 5нче тапкыр уза. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Быел, дөнья күләмендә урнашкан санитар-эпидемиологик ситуация сәбәпле, диктант онлайн-форматта узачак. Башкортстанда диктант язу мәйданчыклары да эшләячәк. Русия регионнарында яшәүчеләр (шул исәптән Башкортстан) Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы, шагыйре Нәби Дәүли әсәреннән өзекне язачак. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак. Тулырак мәгълүмат http://diktant.tatar сайтында һәм +79273550989 номеры буенча. Фото:aif.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: