Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
12 сентябрь 2020, 20:14

“Тамга” башкорт милли киеме конкурсы игълан ителде

Бүген Башкортстан М,илли музеенда Милли кием көне уңаеннан узган "түгәрәк өстәл" барышында мәдәният министры Әминә Шәфыйкова I Халыкара “Тамга” башкорт милли киеме конкурсы игълан ителүе турында хәбәр итте.

“Тамга” конкурсы милли киемне халыкның матди һәм рухи мәдәнияте объекты буларак танытачак.

Бәйге талантлы осталарны табу, аларга ярдәм итү, халыкта милли киемгә кызыксыну уяту, башкорт милли киеме традицияләрен саклау һәм үстерү максатында ел саен, 5 номинациядә үткәреләчәк.

Конкурска йомгак ясау Башкорт теле көненә, 14 декабрьгә планлаштырыла.

Фото: Башкортстанның мәдәният министрлыгы сайты

Автор: Айгөл Юлъякшина

Читайте нас: