Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
20 июнь 2020, 20:32

Быел Татарстанда бары тик авыл Сабантуйлары гына узачак

Авыл бәйрәмнәре барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 4 июльдә үткәрелә. Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. «Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-06-2020/byel-tatarstanda-bary-tik-avyl-sabantuylary-gyna-uzachak-5751010

Авыл бәйрәмнәре барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, 4 июльдә үткәрелә.

Быел Сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә үткәрелмәячәк. Бәйрәм 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.
«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул чара санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килештереп үткәрелергә тиеш, дип искәртте.
Авыл Сабантуен Татарстан Президенты иң дөресе дип саный. «Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — диде ул.
Читайте нас: