Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
17 март 2020, 12:44

Бердәмлектә көчебез!

12 мартта Уфада Бөтендөнья татар конгрессы офисын ачу һәм «Нур» татар дәүләт театрында Татарстанның 100 еллыгы байрагына Башкортстан билгесен тагу чарасы узды.

12 мартта Уфада Бөтендөнья татар конгрессы офисын ачу һәм «Нур» татар дәүләт театрында Татарстанның 100 еллыгы байрагына Башкортстан билгесен тагу чарасы узды.
Бу чарага республикабызның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, күренекле шагыйрь һәм язучылары, журналистлар, артистлар чакырылды.
Татарстаннан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татарлар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендә килгән рәсми делегацияне Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, Уфа шәһәре хакимияте урынбасары Алина Сөләймәнова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, «Нур» татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев каршы алды.
В. Шәйхразиев алдагы көнне үткән берничә чарада катнашуын әйтеп, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе Тәлгать Таҗетдин белән очрашып, алда торган изге Болгар җыены турында сөйләшүләре, милләттәшләребез, татар ветераннары 95 яшьлек Әсгать Минһаҗетдинов, 100 яшьлек Ришат Исмәгыйлев белән очрашып, аларга Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшыруы турында сөйләде.
«Быел ТАССР оештырылуының 100 еллыгы билгеләнә, — дип башлады чыгышын Вәсил Габделгаяз улы. — Аны бәйрәм итү кысаларында Русия буйлап ТАССР төзелүнең 100 еллыгы байрагы эстафетасы уза. Анда Улан-Удэ, Кострома, Владивосток, Находка кебек шәһәрләр катнашты. Ниһаять, Бурятиядә башланган эстафета бүген ут күршебез — Башкортстанга килеп җитте. 25 майда байракны эстафета итеп Татарстан буйлап җибәрәбез. Ул 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 45 шәһәр һәм район, авылларны да кертеп республикада барлыгы 956 урында булачак. 43 илдә татар оешмалары бар. Шуларны йөреп чыккач байракны дәүләт музеена тапшырачакбыз».
Аннан соң Вәсил Шәйхразиев ел саен башкарыла торган дүрт эшкә тукталды.
«Беренчесе — Җәлил укулары. Ул 15 февральгә — Җәлилнең туган көненә тәмамлана. Быел анда алты мең ярым бала катнашты. Укулар өч телдә: татар, урыс һәм Җәлил тәрҗемә ителгән телдә бара. Бу чараның ел саен саны һәм сыйфаты артырга тиеш.
Икенчесе — «Татар кызы» бәйгесе. Быел аны Ташкентта 20 сентябрьдә уздырачакбыз. Ул рухи матурлык бәйрәме. Татар халкының бөеклеге әниләрдән килә, без милләтне кызлар аша күрсәтәбез. Кайсы өлкә кызы җиңә, алдагы бәйге шунда уза. Бу чара дөнья күләмендә үтә.
Өченчесе — Татарча диктант. Узган ел чарада 85 мең кеше катнашты. Быел 26 сентябрьдә уздырачакбыз. Агымдагы елда Татарстанга 100 ел тулу сәбәпле, миллионнан артык татар яшәгән Башкортстанда 100 мең кешенең диктант язуын көтәбез. Без моны Башкортстан җитәкчелегенә дә язып җибәрәчәкбез.
Дүртенчесе — ул дөнья күләмендәге КВН. Башкортстанда аны оештырырга авырлык булмас дип ышанабыз.
Бишенчесе — «Татар моңы» бәйгесе. Татар халкы һәрвакыт моңлы, җырлы булды. Бу да дөнья күләмендә уза. Без аңа Илһам Шакиров исеме бирдек. Ел саен шушы биш чараны уздырачакбыз. Бу чаралар татарларны барлау өчен дә нәтиҗәле», — диде Милли шура рәисе.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин агымдагы елда башкарылган кайбер эшләре турында сөйләде. Социаль челтәрләрдә: ВК, Инстаграмда туплана башлауларын әйтте. Яшьләрне җәлеп итүгә игътибар зур булуын билгеләде.
Офис ачудан соң Тукай һәйкәленә чәчәк салу һәм күмәк фотога төшү оештырылды. Аннан соң чара Уфа «Нур» татар театры бинасында дәвам итте.
Бу тантанада Вәсил Шәйхразиев Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырды. Күптән түгел 90 яшен билгеләгән Марат ага нечкә хисле лирик шагыйрь дә, үткен каләмле сатирик та, җор телле юморист та булуын дәлилләп, шигырьләрен укыды. Әлбәттә, аның Башкортстандагы татар шигъриятен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез, шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медаленә лаек булуы — табигый хәл.
«Республиканың 100 еллыгы уңаеннан ай саен Татарстанда 1400 чара уздырыла. 28 августта 1000-1500 кеше катнашлыгында милләт җыены үтәчәк. Августта яшьләр, 30 майда Ростовта Көньяк сабантуе, 30 майда Кыргызстанда республика, 7 июньдә беренче тапкыр Ташкентта Азия сабантуе. 5-6 июньдә — Мөселманнар форумы, 6 июньдә изге Болгар җыены. 13 июньдә Софиядә Европа, 20 июньдә — Казанда, 27 июньдә Мөслимдә федераль авыл сабантуе узачак. Без Ык буе һәм Мөслим сабантуен кушып, федераль сабантуе итеп уздырачакбыз. Федераль сабантуйларны читтә уздырып килсәк тә, республиканың 100 еллыгы уңаеннан үзебездә оештырырга булдык. 4 июльдә Мәскәүдә федераль шәһәр сабантуе уздырачакбыз. Алдагы елда федераль сабантуе Мордовиядә, федераль шәһәр сабантуе Нижневартовскида узачак», — диде Вәсил Шәйхразиев. Ул узган 8 март бәйрәмен искә төшереп әниләрне, хатын-кызларны зурлау кирәклеген әйтеп, күмәкләп «Әниемә» җырын башкарырга чакырды. Залдагы халык Вәсил Шәйхразиевка ияреп җыр сузды.
Аннан соң сәхнәгә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы байрагы чыгарылды. Республиканың татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре байракка Башкортстан билгесен беркеткәннән соң кулдан-кулга тапшырды. Тантаналы өлештән соң Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә һәм Туймазы районы Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» этнография комплексына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен — микроавтобуслар тапшырды.
Чара «Туган тел» җырын күмәкләп җырлау белән тәмамланды.
Читайте нас: