Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
21 февраль 2020, 14:46

Теле барлар халык булган

Башкортстанда 2020 ел Башкорт теле елы дип игълан ителде Шәһәребездә моңа бәйле чаралар гамәлгә ашырыла башлады да инде. Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында Башкорт теле елын ачу тантанасы үтте. Милли берләшмәләр һәм иҗат коллективлары әзерлегендәге җырлы-моңлы тамашалар төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырды. Концертны «Аманат» курайчылар ансамбле ачып җибәрде. Егетләр башкарган «Урал» башкорт көе мәгърур таулар, киң далалар дөньясына әйдәгәндәй булды. «Ынйылар» вокал ансамбле чыгышы һәркемгә якын, кадерле булган төшенчәләргә багышланды, артистлар «Тел» җырын башкарды.

Башкортстанда 2020 ел Башкорт теле елы дип игълан ителде
Шәһәребездә моңа бәйле чаралар гамәлгә ашырыла башлады да инде. Шушы көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында Башкорт теле елын ачу тантанасы үтте. Милли берләшмәләр һәм иҗат коллективлары әзерлегендәге җырлы-моңлы тамашалар төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырды. Концертны «Аманат» курайчылар ансамбле ачып җибәрде. Егетләр башкарган «Урал» башкорт көе; мәгърур таулар, киң далалар дөньясына әйдәгәндәй булды. «Ынйылар» вокал ансамбле чыгышы һәркемгә якын, кадерле булган төшенчәләргә багышланды, артистлар «Тел» җырын башкарды.
Хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов бәйрәм кунакларын ихлас сәламләп, Октябрьскийның дуслык һәм татулык шәһәре булуын ассызыклады. Шәһәребезнең кабатланмас тарихы күптөрле милләтләргә, аларның бердәмлегенә бәйле. Девон катламын үзләштерүгә Русиянең барлык төбәкләреннән белгечләр-нефтьчеләр җыелган. Илледән артык милләт вәкилләре бирегә үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен алып килгән. Бүген алар бердәм гаиләдәге кебек дус-тату, үзара тәҗрибә бүлешеп гомер итә.
Шәһәр башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты рәисе Р. Исхаков туган телдәге мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул Башкорт теле елы кысаларында гамәлгә ашырылачак чаралар, аларның милли йолаларны саклаудагы әһәмияте турында бәян итте. Һәр айның аерым бер теманы яктыртачагы фаразлана. Мисалга, гыйнвар ае «Башкорт теле — дәүләт теле» исеме белән үтте. Бу айда оештыру мәсьәләләре хәл ителде, төбәк корылтайларының социаль челтәрләрдә үз төркемнәре булдырылды, башкортча язылган элмә такталарда хаталар табу һәм төзәтү, баннерлар, социаль реклама өстендә эш башланды.
Июнь ае халык иҗаты һәм фольклор темасына багышланып, чаралар «Башкорт теле — халык теле» шигаре астында узачак. Алар урындагы халык иҗатын өйрәнү, милли мәдәниятне башкаларга таныту, милли спорт төрләре ярышлары уздыруны күзаллый. Сентябрьдә исә «Башкорт теле — иҗат теле» исеме белән чаралар узачак. Бу айда иҗат түгәрәкләре, мәдәният оешмаларында телне өйрәнү, милли театрларда спектакльләр карау, башкорт телен өйрәтүче гаилә якшәмбе мәктәпләренә бару планлаштырыла.
Ноябрь ае «Башкорт теле — моңлы тел» темасына багышлана. Әлеге чорда балалар җырларының интернет-бәйгеләре, композиторлар берлеге оештыруындагы «Һәвәскәр композитор» кебек конкурслар узачак.
... Милли мәдәниятләр үзәгендәге күркәм чара башкорт, татар, чуаш, немец, әрмән һәм урыс телләрендәге җырлар, төрле халыкларның биюләре белән үрелеп барды. Оештыручылар куелган максатларына иреште: алар мәдәният һәм тарихның туган телгә тыгыз бәйләнгән булуын күрсәтте, телнең иң яхшы үрнәкләре һәм аңа бәйле үзенчәлекләр белән таныштырды.
Фотолар ачык чыганактан.
Читайте нас: