Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
28 июнь 2019, 14:13

Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтае эшен башлады

Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында V Бөтендөнья башкортлары корылтаеның пленар утырышы эшен башлады.

Билгеле булуынча, 27-29 июньдә Уфада V Бөтендөнья башкортлары корылтае уза. Анда халык тарафыннан сайланган 500дән артык делегат, шул исәптән АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израиль һәм тагын 21 ил вәкилләре катнаша.

Корылтайда иң мөһим мәсьәләләр тикшереләчәк һәм башкорт халкы үсешенең төп юнәлешләре билгеләнәчәк.

Көн тәртибендә — Башкорт халкының үсеш стратегиясе концепциясен раслау, халык тормышының төп эшчәнлек өлкәләре буенча агымдагы вәзгыятьне бәяләү, тәгаен проектларны һәм программаларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр белән уртаклашу.
Читайте нас: