Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«Башкорт телендә сөйләшәм, башкорт телендә язам»

18 майда шәһәребездә башкорт теленнән халыкара диктант узды.

Русиянең барлык төбәкләрендә һәм чит илләрдә бердәм көндә үткәрелүче ирекле, түләүсез белем бирү чарасы хатасыз язу мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән. Диктантның төп максаты — башкорт телен саклау, үстерү мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, белем алуга, аның дәрәҗәсен күтәрүгә кызыксынуны арттыру.
Диктантны үткәрүнең төп мәйданчыклары: Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Бөтендөнья башкортлары корылтае. Шулай ук диктантны БДУ филиалларында, Башкортстан һәм Русия төбәкләрендәге, чит илләрдәге гомум, урта махсус һәм югары белем бирү учреждениеләрендә язарга мөмкин булды. Белемен тикшерергә теләгән кешеләр моны онлайн режимда да, http://bashkdictant.ru сайтында эшләде.
Башкорт теленнән диктант 2015 елдан Башкорт дәүләт университетында үткәрелеп килде. 2019 елда ул халыкара дәрәҗәсе алды. Елдан-ел бу чарада катнашучыларның саны арта бара.
Октябрьский шәһәрендә диктант язу буенча мәйданчык 4нче башкорт гимназиясе нигезендә оештырылды. Чарада катнашучы шәһәрдәшләрнең фикерен сораштык.


Рәмүзә Нәбиуллина, 10нчы мәктәпнең башкорт теле укытучысы:
— Бүген октябрьскийлылар бик фәһемле чарада катнашты. Башкорт теленнән халыкара дәрәҗәдә диктант язу Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренчә, туган телләрне яклау һәм саклауга үрнәк булып тора. Диктант язу башкортларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерү максатын күзаллый.

Алина Исаргакова, башкорт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының муниципаль өлеше җиңүчесе:
— Мин 3нче гимназиянең 8нче сыйныфында укыйм. Башкорт теленнән диктант — бик кирәкле һәм кызыклы чара. Ул бөтен дөнья башкортларын берләштерергә булыша. Шул ук вакытта бу чара минем туган телемне, язучылар иҗатын халыкка танытырга ярдәм итә. Ә иң мөһиме, үз белемеңне тикшерергә мөмкинлек бирә.

Лилия Галиева, әти-әниләр вәкиле:
— Башкорт телендәге диктантның халыкара дәрәҗәсе алуына бик шатмын. Димәк, анда Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән тагын да күбрәк милләтәшләр катнаша алачак.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
Читайте нас: