Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
24 апрель 2019, 16:59

Башкорт корылтае яңа үрләргә омтыла

Халыклар дуслыгы йортында «Бөтендөнья башкортлары корылтае» башкарма комитетының Октябрьский бүлегенең хисап-сайлау конференциясе үтте.

Халыклар дуслыгы йортында «Бөтендөнья башкортлары корылтае» башкарма комитетының Октябрьский бүлегенең хисап-сайлау конференциясе үтте.
Башкорт милләте вәкилләре, уку йортлары, оешма җитәкчеләре, башкорт теле укытучылары, матбугат басмалары хезмәткәрләре һәм Уфа кунаклары — «Бөтендөнья башкортлары корылтае» башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Заһир Ишкин; «БРның башкорт тарханнары һәм морзалары» һәм «Башкорт-юрматлылары» төбәк иҗтимагый оешмалары рәисе Риф Исянов катнашлыгындагы чара барышында нәтиҗәләр ясалды, киләчәкккә планнар билгеләнде.
«Бөтендөнья башкортлары корылтае»ның Октябрьский бүлегенең эшчәнлеге башкорт халкының телен, мәдәниятен, йолаларын тергезү, саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән. Биредә яшьләр һәм балаларның мәдәни аң-белемен арттыру, иҗади сәләтен ачу өстендә даими эш алып барыла.
Конференцияне хакимият башлыгы урынбасары Б. Алчинов ачып җибәрде. Ул соңгы елларда шәһәр күләмендә үткәрелгән чаралар, ирешелгән уңышлар турында сөйләде. «Октябрьскийда төрле милләт, дин вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерә, — диде Борис Иванович. — Монда шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йорты өлеше зур. Учреждение нигезендә 6 милли-иҗтимагый оешма, урыс, башкорт, татар, чуваш һәм башка халыкларның иҗади коллективлары эшли. Алар катнашлыгында оештырылган бәйрәмнәр, кызыклы очрашулар төрле яшьтәге һәм милләттәге шәһәрдәшләргә үзара аралашырга, берләшергә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч — киләчәктә дә татулыкны саклау, яшь буында туган илгә, ана телләренә сөю хисе тәрбияләү». Чыгышы ахырында Б. Алчинов күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Бөтендөнья башкортлары корылтае»ның Октябрьский бүлеге рәисе Ришат Нәҗип улына Мактау кәгазе тапшырды.
Арытаба сүз Ришат Исхаковка бирелде. Ул кунакларны үзе белән таныштырып үтте: «Һөнәрем буенча табибмын, 15 ел реанимациядә, хәзерге вакытта кан бирү станциясендә эшлим, хатыным — тарих укытучысы, кызыбыз бар». Ришат Нәҗип улы оешма эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләре, атап әйткәндә, «Мәдәниятләрнең юл чаты» халыкара симпозиумында, БСТ каналының «Алтын тирмә» чарасында катнашу, журналист, язучы Мәрьям Буракаева белән очрашу, 4нче башкорт гимназиясе һәм Милли мәдәниятләр үзәгендә үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
Заһир Ишкин үз чиратында башкорт яшьләре җыенында алган тәэссоратларын уртаклашты, октябрьскийлыларны да аларда катнашырга чакырды. Бүгенге көндә мондый форумнарга чит илдә яшәүче ватандашлар да җәлеп ителә, алар үзара телекүпер аша аралаша. Әйткәндәй, Уфада июль аенда бөтен Русиядән вәкилләр катнашлыгында бизнес-җыен оештырылачак. Киләчәктә район-авылларда яшәүчеләр өчен дә яңа бәйгеләр әзерләнә. Төп юнәлеш булып туган телләр мәсьәләсе тора. Бу эштә калыпка салынган юл гына җитми, иҗади караш кирәк.
Конференция барышында Башкорт корылтаеның шәһәр бүлегенә яңа әгъзалар (Г. Шакирова, М. Ахунова, Н. Хуҗәхмәтов, А. Йосыпов) сайланды, моннан тыш 28-29 июньдә Уфада үтәчәк V Бөтендөнья башкорт корылтаенда катнашачак Октябрьский делегатлары билгеләнде. Һәр делегат махсус программа әзерләгән иде. Таңсылу Шәрипова башкорт халкының кунакчыллыгы, милли ризыклар тарихы, файдалы продуктлар һәм аларны гамәлдә куллануга игътибар бирде. Табибә Миңнегөл Ахунова һөнәри белемен «Сәламәтлек — милләт байлыгы» проектында, экология мәсьәләләрен хәл итүдә, социаль ярдәм күрсәтүдә файдаланачагын белдерде. Башкорт гимназиясе директоры Рәсимә Усманова туган телләрне тирәнтен өйрәнү, балалар белән эшләүдә яңа алымнар куллану, дәресләрне мөмкин кадәр кызыклы үткәрү мөһимлеге турында бәян итте. Тавыш бирү нәтиҗәсендә җыенда катнашачак делегатлар ачыкланды: Р. Исхаков, Р. Усманова, М. Ахунова, З. Сафиуллина.
Чара ахырында чыгыш ясаган Риф Исянов милләт тарихын өйрәнү әһәмиятен билгеләде, туган мохит-тамырларны сакларга өндәде. Ул шулай ук сәүдә, кәсепчелек эшенә керешкән якташларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтү кирәклеген ассызыклады.
... Конференция тәмамланды. Эшлекле очрашу барышында күп кенә тәкъдимнәр кертелде, карарлар кабул ителде, киләчәктәге эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.



Читайте нас: