Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
23 апрель 2019, 12:38

«Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!»

17-18 апрельдә Республикабызда Татарстан көннәре билгеләнде. Татарстан Республикасы президенты Р. Миңнеханов белән бергә Уфага 500 кеше килде, алар арасында министрлык вәкилләре, депутатлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шагыйрьләр, киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бар иде.

Без бергә яхшырак булдырабыз!
17-18 апрельдә Республикабызда Татарстан көннәре билгеләнде. Татарстан Республикасы президенты Р. Миңнеханов белән бергә Уфага 500 кеше килде, алар арасында министрлык вәкилләре, депутатлар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шагыйрьләр, киң мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бар иде.
Беренче көнне «Башкортостан» дәүләт концерт залында ике республиканың да матбугат чаралары һәм күренекле артистлары катнашлыгында Рөстәм Миңнеханов белән очрашу оештырылды. Анда Октябрьскийдан «Туган як» гәзите баш мөхәррире Ю. Дәүләтбаева да чакырулы иде. Шул ук көнне кичен ике республиканың да сәнгать коллективлары катнашлыгындагы дуслык концерты булды. Чарада БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
— Бүгенге кичә ике тугандаш халыкларның ныклы дуслыгына багышланган. Күп гасырлар ата- бабаларыбыз хезмәт батырлыклары белән халыкларның туганлыгы Ватаныбыз иминлегенең һәм чәчәк атуның иң ныклы нигезе булуын исбатладылар. Бүген безнең республикада миллион татар яши — матур сан. Һәм алар үзләрен Башкортстанның уртак йортында бик әйбәт хис итә. Бу Татарстаннан читтә иң зур татар диаспорасы, — диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановка Татарстанда башкорт диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада тарихи тамырларны, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен барысы да эшләнә — китаплар, татар телендә гәзитләр басыла, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә, ике татар театры эшли.
— Рөстәм Нургали улы бер ай эчендә Башкортстанга икенче тапкыр килде. Чын дуслар шулай яшәргә тиеш. Дөньяда башкортлар белән татардан якын дуслар юк. Без бергә яхшырак булдырабыз! — диде Радий Хәбиров.
— Кадерле дуслар, 31 ел мондый чара булмады. Безгә бер-беребезгә ешрак килергә кирәк. Сезне Башкортстанның 100 еллыгы белән котлыйм. Алдагы елда Татарстанның юбилее, сезне шунда чакырам, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Башкортстанда Татарстан көннәре — тарихи вакыйга. Эш шунда, соңгы мондый чара — Мәдәният көннәре 1988 елда узган. 2011 елда Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре булды. Башкортс- танда Татарстан көннәре республика оешуга 100 еллык уңаеннан уздырыла. Бу — ике еллык концепция. Быел Башкортстанда Татарстан көннәре уза, киләсе елда исә, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, күрше республиканы кабул итәчәк.
Соңыннан ике җитәкче ике төбәк үсешенә өлеш керткән мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә, эшкуарларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә Октябрьский шәһәреннән «Пакер» предприятиясе җитәкчесе М. Нагуманов та бар.


«Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!»
Икенче көнне «Нур» театры бинасы каршында бөек Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантанада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ике республика җитәкчесе беренче булып һәйкәлгә чәчәкләр салды.
— Габдулла Тукайны республикада бик яраталар, — диде Радий Хәбиров, тантананы ачып. — Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан, димәк, башкаланың төп урамы Тукай исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы — ике халык арасындагы тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!
— Без үзебезнең башкорт дусларыбызны республиканың 100 еллыгы белән котлыйбыз, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бөек шагыйрь Габдулла Тукай — татарлар гына түгел, бөтен төрки халыклар өчен дә күренекле шәхес. Уфаның иң матур урынында аңа һәйкәл куелды. Бу эшне башлап йөрүче җәмәгатьчелеккә, республика, шәһәр җитәкчеләренә зур рәхмәт. Киләчәктә татар һәм башкорт халкы, Татарстан һәм Башкортстан алга барырга тиеш!
Тукайга һәйкәл ачылу тантанасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назар да чыгыш ясады. Алар бүгенге тантананы тарихи дип билгеләде.
Тукай һәйкәле «Нур» театры каршындагы мәйданны гына түгел, ә милли җанлы һәркемнең күңелен ямьләде. Тантаналы чарага йөздән ашу кеше җыелган иде. Һәйкәлне ачканда, күпләрнең күзендә яшьләр күренде. Җыелган кешеләр, «Тукаебызга һәйкәл куелды!» дигән шатлыклы сүзләр әйтеп, бер-берсен зур бәйрәм белән котлады.
Алар барысы да Тукай һәйкәле алдына басып, шагыйрьнең халык көенә салынган «Туган тел» җырын күмәк башкарды.
Биеклеге сигез метр булган бронза һәйкәлнең авторлары — Уфа скульпторы Владимир Дворник һәм архитектор Леонид Дубинский. Һәйкәлне ясауга Уфа меценаты Артур Хаҗигалиев матди ярдәм күрсәткән.
Һәйкәл ачылганнан соң Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановны Уфа татар дәүләт «Нур» театры бинасы белән таныштырды.
«Башкортстан татарлары — ике республика багланышларын ныгытуда ярдәм»
Татарстан Президенты бөтен Башкортстан халкының татарстанлыларны бик җылы каршы алганын билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов төбәктә яшәүче татарларның ике республика арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәчәкләрен белдерде. Татарстан Президенты Башкортстан татарларының үзара элемтәләрне якынайту өчен бер этәргеч бирүенә игътибар юнәлтте. «Монда бер миллион татар яши, эшли. Кичә очрашу булды, алар бик канәгать. Башкортстан татарлары безнең элемтәләрне ныгайту-якынайтуда ярдәм итәчәк. Бер шигем дә юк: килешүгә куллар куйдык. Без киләчәктә дә ике республика ничек итеп дус яшәргә тиеш дигән мәсьәләдә Русия күләмендә үрнәк булырга тиеш», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Читайте нас: