Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
5 февраль 2019, 12:35

«Үткәнне һәм бүгенгене берләштереп»

Милли мәдәниятләр үзәгендә «Шәҗәрә бәйрәме»нә әзерләнү кысаларында түгәрәк өстәл оештырылды.

Милли мәдәниятләр үзәгендә «Шәҗәрә бәйрәме»нә әзерләнү кысаларында түгәрәк өстәл оештырылды.
Анда башкорт, татар, урыс телләре һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чарада «Милли мәдәниятләр үзәге»нең иҗтимагый-милли берләшмәләре белән эшләү бүлеге мөдире Рәшидә Гыйльфанова һәм мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика кабинеты методисты Гүзәл Латыйпова чыгыш ясады. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның күпчелеге шәҗәрә төзү белән яхшы таныш, бу юнәлеш буенча даими эшлиләр. Алар бүгенге көндә ирешкән нәтиҗәләр турында фикер алышты, тәҗрибәләрен уртаклашты. Аерым игътибарны «Милли мәдәниятләр үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан күп еллар дәвамында тупланган шәһәрдәшләрнең нәсел агачлары һәм китаплары күргәзмәсе җәлеп итте.
«Шәҗәрә» сүзе гарәпчәдән «нәсел», «ыру тарихы» дигәнне аңлата. Ул үзенә теге яки бу нәсел яшәгән төбәк, аларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты турында мәгълүматны туплый. Нәсел агачын төзү гаилә әгъзаларын тагы да берләштерә, яшь буынны тәрбияләүгә уңай йогынты ясый.
Октябрьскийда балаларны яшьтән үк үзләренең нәсел тамырларын өйрәнүгә җәлеп итү, ата-бабалар тарихына кызыксыну уяту, гаиләдәге гореф-гадәтләрне дәвам итәргә өндәү буенча зур эш алып барыла.
Әлбәттә, шәҗәрә төзү — җиңел түгел. Ул күп көч һәм вакыт таләп итә. Милли мәдәниятләр үзәге хезмәткәрләре бу эштә ярдәмгә килергә әзер. Нәсел агачыгызны матур итеп, киләчәк буыннарны кызыктырылык рәвештә ясыйсыгыз килсә, Шашин урамы, 2нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итегез.
Белешмәләр өчен телефон: 7-15-00.

Читайте нас: