Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай «Ал бер үрнәк — бал кортлары төзи кәрәз, син дә ятма: кор ояңны, үр шәҗәрә» дип, безне нәсел-нәсәбебезне белергә, туганнарны, тамырларыбызны барларга чакыра.
Әйе, чынлап та, үзеңнең үткәнеңне белми торып киләчәкне төзеп булмыйдыр. Элек электән безнең халыкта җиде буын бабаңны белү фарыз гамәлләрнең берсе саналган. Кеше җирдә үзенең кыска гына гомере эчендә барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, изгелекләр эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш. Менә шуның өчен дә 2007 елдан алып тарихыбызны барлау, буыннар чылбырын ялгау өчен шәһәребездә Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелеп килә. Ел башында шәһәр халкы арасында һәм мәктәпләрдә иң яхшы шәҗәрә төзүчегә бәйге игълан ителә. Мәгариф идарәсе белән мәдәният бүлеге берлектә оештыра бу чараны. Аннан шәһәр күләмендә чыгыш ясарга лаек булганнар сайлап алына. Шәһәр буенча җиңү яулаганнар республика күләмендә чыгыш ясый.
Быел Октябрьскийның Милли мәдәниятләр үзәгендә үткән Шәҗәрә бәйрәмендә мәктәп укучыларыннан Сәйрәнов Артур белән Газизова Азалия, өлкәннәрдән Хәбиров Таһир белән Фаезова Раушания гаиләләре катнашты. Һәрбер катнашучы матур альбом төзеп, тамашачыларга гаилә архивындагы әйберләрдән күргәзмә корып, милли ризыклар тәкъдим итте.
Иң беренче булып 22нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы Азалия Газизова чыгыш ясады. Гаиләсе белән таныштырды. Әтисе — Эльвир, әнисе — Гөлнара, 1нче сыйныфны тәмамлаган энесе Данис бар икән. Чыгышлары белән Шаран районы Шаранбаш-Князево авылыннан. Барлыгы 8 буынын тапкан Азалия. Күп нәрсәләрне әбисе Гатифә Лотфулла кызыннан сорашып белгән. Укучы бала буларак, Азалиянең үзенә генә, әлбәттә, эшен ахырына кадәр башкарып чыгарга авыр булыр иде. Аңа әнисе, әбисе, өлкән абыйлары ярдәм иткән. «Нәсел тамырларын буыннан-буынга тапшырып, нәсел шәҗәрәсен төзү элек-электән гадәти күренеш булган, — дип башлады чыгышын Азалия — Шәҗәрә аркылы халык ата-бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш булган. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү — барыбызның да изге бурычы» — дип йомгаклады ул.
Татар шәҗәрәләре, авыл советларында сакланган хуҗалык кенәгәләре, авыл хуҗалыгы буенча исәп алу мәгълүматлары — болар барысы да тарих булу белән бергә, милләтебезнең юридик документлары булып та саналган. Нәсел тамырларын барлаганда Азалия да шушы чыганакларга таянып эшләгән. Бу нәселнең милли ризыклар күргәзмәсендә татар халык ашларыннан өчпочмак, тәбикмәк, чәк-чәк урын алган иде.
Икенче булып сүз алган Сәйрәнов Артурның, мәсәлән, ата-бабалары элек-электән мал үрчетү белән шөгыльләнгән икән. Нәсел җепләрен барлаганда Артурның да иң төп ярдәмчесе әбисе Шәмгыя Галләмова булган. Бик иҗади, бердәм нәсел бу. Артурның туганнары матур итеп җырлый, авылда үткән чараларда актив катнаша. Шунысы сөендерә: алар барысы да игелекле, хезмәт яратучы кешеләр. «Ике яктан да әби-бабаларым динебезне, телебезне, гореф-гадәтләрне хөрмәт иткәннәр — дип горурланып сөйли Артур. — Шәҗәрәне белү — һәр кешенең бурычы. Ул борынгы заманнардан килә. Нәселне белү ул — тарихны белү дигән сүз. Үзеңнең бабаларыңа, телеңә хөрмәт, аны саклауның бер үрнәге, тәрбия чарасы».
Әйе, мин дә тулысынча килешәм Артурның шушы сүзләре белән. Ата-бабалары тарихын яхшы белгән, аларның гореф-гадәтләрен дәвам итәргә омтылган бала беркайчан да начар юлга басарга базнат итмәс. Киләчәктә сезгә бу эзләнү эшен дәвам итәргә, нәселегезнең лаек вәкилләре булырга, шәҗәрә мәгълүматларын балаларыгызга тапшырырга насыйп булсын.
— Ата-бабаларым нәселендә кемнәр булган икән? — дигән кызыксыну мине шәҗәрә төзүгә җәлеп итте, — ди чираттагы чыгыш ясаучы Таһир Хәбиров.
— Шәҗәрә төзүне мин тарихи материалларны өйрәнүдән башларга булдым, ә алар шактый. Бәхетемә, безнең Төмәнәк авылында үткәнебез һәм киләчәгебезгә битараф булмаган күренекле шәхесләр яшәгән. Кемнәрдер озак еллар дәвамында авыл тарихын чагылдырган көндәлек алып барган, авыл тарихын туплап Илфак Шиһапов «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?», авылдашым Фәнир Галимовның «Синеке бит без, Төмәнәкәем!» исемле китаплар зур ярдәмчеләрем булды. Анда авылның барлыкка килү тарихы, шәҗәрәсе, авылның күренекле кешеләре турында, авылыбызга караган һәр яңалык билгеле бер эзлеклелектә теркәлеп язылган. Моннан тыш олы яшьтәге авылдашларым, туганнарымнан сораштырдым. Әнием исән чагында авыл турында күп сөйләде, 1898 елгы Шәмсия әбием дә байтак тарихи мәгълүматка ия иде. Әле авылда яшәүче 99 яшьлек Сәвия апа Гәрәева да күп вакыйгалар турында бәян итте. Фәннәр академиясендә эшләгән абыем Миргасыйм Афзал улының авыл тарихы турында язган материллары бар иде. Шуларга нигезләнеп мин гаиләбез шәҗәрәсен төзедем. Буыннарны, туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытырга хакыбыз юк, — дип тәмамлады чыгышын Таһир абый.
Чират Төрекмән авылының җыр-моң сөюче, барлык чараларның тоткасы булган Фәезовлар гаиләсенә җитте. Гадәттәгечә җыр-моң белән сәламләде алар тамашачыны. Аннан сүз нәсел җепләрен барлау эше кайдан башланган, шуңа күчте.
«Гаффан абыем башлаган шәҗәрә төзүне дәвам итүне үземнең изге бурычым дип санадым һәм менә шушы изге эшкә алындым».
— Мин, Җиһанурова-Фәезова Раушания Мирзанур кызы, җырларда җырланган ямьле Илеш районы төбәгенең иң матур, иң бай табигатьле Дөмәй авылында тату гаиләдә дөньяга килгәнмен.
Илеш районының Дөмәй авылы Чакмагыш, Бакалы районнары белән чиктәш. Агыйдел елгасы аны Татарстанның Актаныш районыннан аерып тора. Хәтерләвемчә, элек авылдагы мул сулы Базы елгасы бар иде. Авылда яшәүчеләрнең шәҗәрәсен Гаффан абыйның атасы Шәгыян Казыйханов алып барган. Гарәпчә язылган булган ул шәҗәрәләр. Гаффан абый авыл тарихын өйрәнүгә бик күп көч салган. Әбекәем (әткәйнең әнисе ягыннан) яклап ул миңа туган булып чыга. Безнең нәсел башы Мирзанур әткәйнең атасы Шәйнур бабыкайның атасы Әмирҗаннан башлана. Бик моңлы, музыка коралларында уйнарга яратучы гаилә булган. Әткәйнең 7 бертуганы да гармунда, аккордеонда, мандолинада уйный белгән. Шуңа күрә алар кайда гына булмаганнар да, кайда гына чакырылмаган. Нәсел-ыруыбызның үз тамгасы да булган. Ул өчле санына охшап тора.
Авыл атамасының барлыкка килүе турында бер риваять яши. Авылга нигез салучы Дөмәй булган. Ул кеше Йомакай белән Петр Беренчегә җирләрен рәсмиләштереп бирүне сорап барганнар. Шуннан соң һәр кешегә җир бүленеп бирелгән. Эш барышында тамырларымның шактый нык булуын аңладым. Нәселебезнең 10 буыныннан 137 кешене ачыкладым. Бар туганнарым белән дә аралашып яшибез. Кайсылары белән күрешеп, барышып торабыз, кайсылары белән социаль челтәр аша бәйләнеш тотабыз, — дип бәянләде Раушания Мирзанур кызы.
Жюри әгъзасы буларак шуны әйтә алам, бар гаиләләр дә зур эш башкарган, күпме туган-тумачасын җәлеп итеп тарихи документларда казынган, мәгълүмат туплаган. Бу бары мактауга лаек изге эш. Балаларына, оныкларына калачак тарихи мирас ич! Берсен дә аерып урын бирәсе килмәде, барысы да зур бәягә лаек. Әмма республика күләмендәге бәйгедә Октябрьский исеменнән чыгыш ясарга лаек дип Фәезовлар гаиләсе аталды. Шулай итеп, Октябрьский гаиләләренең йөзек кашы, җыр-моң сөюче Фәезовлар 25 июньдә Балтач районында шәһәребез данын яклаячак. Бары тик уңышлар теләп калабыз аларга.
Бу бәйрәмдә Октябрьскийның дүрт күркәм гаиләсе үзләренең нәсел шәҗәләре белән таныштырды. Барлык чыгышлар да тамашычылар, жюри тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Бу аңлашыла да, чөнки шәһәребездәге гаиләләр бер-берсе белән бәйле, аларның һәр вәкиле халыкка таныш, кадерле.