Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«Канат очларына тагып, матур язлар алып килдек!»

Халкыбызның иң яраткан, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе — «Карга боткасы». Быел, ниһаять, мин дә шушы күркәм йоланың эчендә «кайнап», Төрекмән халкы белән якыннанрак танышу мөмкинлегенә ия булдым.

Халкыбызның иң яраткан, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе — «Карга боткасы». Быел, ниһаять, мин дә шушы күркәм йоланың эчендә «кайнап», Төрекмән халкы белән якыннанрак танышу мөмкинлегенә ия булдым.
...«Нур» клубы биләмәсендә байтак халык җыелган иде. Олы яшьтәге әби-бабайлар бәйрәмгә аеруча ямь өсти, аларның ихлас елмаюы күңелләрне күтәреп җибәрә. Нәни балаларын кайсы җитәкләгән, кайсы кулына күтәргән яшь гаиләләрнең күп булуы да куандырды. Димәк, яшьләребез сабыйларын кече яшьтән милли йолалар белән таныштыра, шул ук вакытта аларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли. Ни өчен табигатьне искә алдым соң әле? Чөнки бүгенге бәйрәмебез турыдан-туры табигать күренешләренә, атап әйткәндә канатлы дусларыбызга бәйле.
Бу урында «Карга боткасы» йоласының тарихын искә алу кирәктер. Борынгы заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр. Алар аны җылы яклардан кара каргалар алып килә, дип фаразлаган. Һәм дә карлар эреп, сулар ага башлагач, Җир-анабыз яшәреп-яңару дәверенә кергәч, кара каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм оештыру йоласы барлыкка килгән. Ул «Карга боткасы» дип исемләнгән. Бәйрәм нидән гыйбарәт соң? Бу көнне бала-чагалар матур итеп киенеп, йорттан-йортка йөреп, йомырка, башка төрле тәм-томнар җыйган; өлкәннәргә изге теләкләрен җиткергән. Халыкны бәйрәмгә чакыргач, яшьләр җыелып табигатькә чыккан, биредә учак ягып, казан аскан, май, ярма, тоз салып, күп итеп ботка пешергән. Тәмле нигъмәт әзерләнгән арада төрле буын вәкилләре катнашлыгында уен-бәйгеләр, җырлы-биюле тамашалар оештырылган. Иң ахырдан бар халык боткадан авыз иткән, әмма аны ашап бетермичә, күп өлешен, каргаларга дип, кыр-ялан өстенә сибеп калдырган. Шул рәвешле, алар язның мул булуын, иген-ашлык уңуын, дөньялар имин торуын юраган...
Бүгенге көн бәйрәменә әйләнеп кайтыйк. «Нур» клубы хезмәткәрләре борынгыдан килгән милли йолаларны һәрвакыт ихтирам белән искә ала, халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган күркәм чараларны ел әйләнәсенә үткәрә килә. Бу юлы да алар сынатмады. Иң тәүдә Венера һәм Илдус Мадьяровлар һәм аларга булышучы апа-абыйлар учак ягып, зур казанга карабодай ярмасыннан тәмле, хуш исле ботка пешерергә куйды. Бәйрәм сые әзерләнгән арада төрле чаралар оештырылды. Раушания Кунаккузина җитәкчелегендәге нәни каргалар биюе олыларның да, кечеләрнең дә күңеленә хуш килде. Арытаба малайлар-кызларга бәйгеләр үткәрелде. Агач «ат»та узышу, күз бәйләнгән килеш баудан бүләк кисеп алу ише ярышлардан нәниләр дә, өлкәнрәк үсмерләр дә читтә калмады. Әти-әниләр, туганнар, дуслар дәрт-куәт биреп торганда ничек сынатасың ди инде?! Шуңа да малайлар-кызлар кемузардан сәләтләрен күрсәтеп калырга тырышты.
Өлкәнрәк апа-абыйлар да яшьләрдән калышмады, хәтта кайчагында алардан уздырып та җибәрде әле сыман. Әби-бабайлар яшьлекләрен искә төшереп, салмак көйгә вальс әйләнде. Чибәр ханым-туташлар татар көйләренә кушылып, биюгә төште.
Алып баручы Әүфә Насыйбуллина һәм дә һәвәскәр артистларыбыз халыкка яраткан моң-көйләрен бүләк итәргә ашыкты. Менә алар: «Талларым» ансамбле, гармунчылар — В. Альбаев һәм Ф. Заһретдинов, Р. Кунаккузина һәм Э. Насыйбуллина («Яшьлек» биюе), Р. Низамов, Т. Батыршин, Н. Шәнгәрәева, М. Салихова, В. Фәезов, Т. Таймасов, Т. Халитова.
Ә инде иң күңеллесе — карабодай боткасы пешеп җиткәч башланды. Олысы-кечесе рәхәтләнеп тәмле ботка белән сыйланды, камыр ризыклары белән кайнар чәй эчте.
... Ил-җиребезгә муллык, гаиләләргә иминлек телик, дуслар! Борынгы гореф-гадәтләргә, туган җиребез табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү эшен дәвам итик. Бу уңайдан милли йолаларыбызны ихтирам иткән, аларны халыкка таныту эшен башкарган якташларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Яшьләр һәм балалар да мондый чараларда тагы да активрак катнашыр, изге мирасыбыз булган күркәм гореф-гадәтләрне киләчәк буынга тапшырыр дип ышанабыз.
Фикерләр:


Венера Мадьярова:
— Бәйрәмгә бар халык өлеш кертте дип саныйм, кем печенье-кәнфитен, кем йомырка-мазарын китерде дигәндәй. Эшкуарлар да булышты. Боткабыз бик тәмле: аңа 4 кг карабодай ярмасы, 4 кг май салдык. 250 кешене сыйларлык булды.

Зөлфирә Камаева:
— Төрекмәндә язны каршылау йоласы инде 10 елдан ашу үткәрелә килә. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләве, аларны балаларга танытуы мәслихәт күренеш. Күрәсезме: күпме кеше килгән бәйрәмгә! Киләчәктә дә безгә гел дә шулай бердәм, тату яшәргә насыйп итсен!

Наилә Галләмова:
— «Карга боткасы»н ел да сагынып көтеп алабыз. Бүген дә туганнар, дуслар белән җыелып килдек. Боткасы шундый тәмле! Самавырда кайнаган чәен эчеп туялмыйбыз. Бәйрәмне оештыручыларга, артистларга, барча халыкка бик рәхмәтлебез. Һәммәсенә дә исәнлек, бәхетле тормыш телисе килә.

Зарина, мәктәп укучысы:
— Бәйрәм шундый күңелле! Аның төп геройлары — канатлы дусларыбыз. Шуңа да ул «Карга боткасы» дип атала.

Яшь артистлар:
— Бүген без кара каргалар биюен башкардык. Бу бәйрәм язны каршылау билгесе. Көннәр җылыта, кояш та нурларын мул сибә. «Карга боткасы» нәкъ шушы вакытта — кошлар туган якка кайтканда үткәрелә. Саф һавада пешкән тәмле ботканы авыз итүчеләр ел әйләнәсенә сәламәт һәм бәхетле булачак!

Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: