Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
16 февраль 2018, 16:25

«Җыелдык без дуслар тагын да...»

Ышанасызмы, юкмы, җәмәгать, әмма күптән түгел 19нчы гасыр ахырында чигелгән искитмәле кул эшләрен күздән кичерү форсаты тәтеде безләргә. Гаҗәп, төсләре әлегәчә уңармаган-тоныкланмаган, гасыр-еллар тузаны һич кунмаган аларга.

Ышанасызмы, юкмы, җәмәгать, әмма күптән түгел 19нчы гасыр ахырында чигелгән искитмәле кул эшләрен күздән кичерү форсаты тәтеде безләргә. Гаҗәп, төсләре әлегәчә уңармаган-тоныкланмаган, гасыр-еллар тузаны һич кунмаган аларга.

«Ана гадәте — кыз өчен өлге»

Үткәннәр шаһиты булган әлеге соклангыч чигүләр белән танышу тарихым күрше Туймазыда узган чарага барып тоташа. Гаилә елы уңаеннан иҗатташ дуслар очрашуы хакында сүз. Хуҗалар — «Алтын башак» әдәби берләшмә әгъзалары Илчембәттән кунаклар чакырган иде.

«Алдан ук Гаилә елына арналган кул эшләре бәйгесе игълан ителде, — ди әдәби берләшмә әгъзасы Нурия Вәлиәхмәтова. — Илчембәт дусларны да бәйгедә катнашырга өндәдек». Күз явын алырдай әйберләр бихисап җыелган иде күргәзмәдә. Серне чишик, мәкалә башында телгә алынган хикмәти чигүләрнең хуҗабикәләре Халидә апа Хөснетдинова һәм дә аның кызы Гөлмирә икән. Алтын җепләр белән бизәлгән калфакны сак кына кулга алам, кинәт таралып китәр сыман... «1885 елгы кәләш калфагы, — ди Гөлмирә ханым. — Гомумән, тарихи экспонатлар эзләү-туплау эше белән күптән мавыгам. Ерак авылларга сәфәргә дә чыгабыз. Кызыклы әйберләр байтак җыйналды. Төп горурлыгым — 1664 елда эшләнгән керосин лампасы. Иң «өлкән» экспонат бу... Музей оештыру нияте белән яшәп яткан көнебез. Мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтәсе иде коллекцияне». Гөлмирә ханым Ютазы районының Иске Кара Зирек авылында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Форсаттан файдаланып, газиз әнисенә рәхмәтен белдерә. «Барысына әнкәебез өйрәтте. Нинди казанышларым бар, тулысынча аңа бурычлымын», — ди Гөлмирә. Нәкъ халык мәкалендәгечә: «Ана гадәте — кыз өчен өлге»! Әйткәндәй, Халидә апа һәвәскәр иҗатчы буларак та киң билгеле. Күргәзмәдә аның әсәрләреннән тупланган китаплар да бар иде.

Гадәт буенча конкурсантлар жюри каршында сынау тотты. «Бәйләм, чигү әйберләрем аша бәхетле гаиләм образын чагылдырырга тырыштым», — ди үз нәүбәтендә Нурия Вәлиәхмәтова. Сурәтләрдән ханым үзе, дүрт кызы, кияүләре елмаеп тамашачыга бага. Кызганыч, гаилә башлыгы Насих инде вафат, әмма ул һәрчак кадерлеләре янәшәсендә, алар иминлеге сагында сыман. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбыз безне ташламый ич... Чагу чигүле картиналардан исә илаһи нур, җылылык сирпелә. Шаян-шук бәйләм уенчыкларга хәтле җанланып китәр кебек.

«Нурия ханым белән сыйныфташлар без. Мондый сәләткә ия икәнлеген белми дә идем. Бөтенләй яңа яктан ачылды», — ди Илчембәт авыл советы башлыгы Рим Гыйниятуллин. Гаҗәпләнерлек тә. Нурия Закир кызы шактый җитди һөнәр вәкиле — икътисадчы. Шул ук вакытта бар булмышы белән иҗатчы. Шигъри юллары, эчтәлекле нәсерләре дә шаһит моңа...

«Могҗизага тиңдер эшләрең»

Күргәзмәдә катнашкан һәркем лаек әлеге бәһага, дигән фикердәмен. Шунысы куандыра, эшләр бер-берен һич кабатламый, үзенә генә хас сер-тылсымын тирәнтен «яшерә». Аларга җан өрүчеләрнең маһирлыгына, хыял киңлегенә хәйран калырлык. Үзе бер шигърият, илаһи сәнгать... Илчембәтлеләр күргәзмәсенә күз салабыз. Сания апа Хафизованың «Чәчәкле алан»ында хозурланып гизәсе дә гизәсе, җәмәгать. Тасмалап чиккән патшабикә розалар, тыйнак кына ялан чәчкәләре гүя хуш ис бөрки. Бәйләм гөлләр карашны назлый, көязләнеп «күз кыса». Фәния Фәтхетдинованың җете төсләргә манчылган, чәчәк түтәлләренә охшаш «Йомшак түгәрәкләр»е — паласлары әле дә нәфис-җитез бармак эзләрен тоемлый, иркенләп ял итәргә чакыра сыман. Гөлсинә ханым Садыйкованың нечкә зәвыклы «Сәйлән мозаикасы» теләсә кайсы остаханә бизәге булырлык. Әкияти асыл тутый кош, нәзакәтле-сылу аккошлар... Шәүләләре сулыкта чагылган мәһабәт атлар тирә-юньгә ямь өсти. Гел тере җан ияләредәй!

Япрык авылы вәкиле Гали ага Кашапов әкият сылуы, нәни Дюймовочкага атап, тәти аяк киемнәре җитештергән. Уч төбенә сыярлык нәкышлы чүәкләргә текәлеп, бар дөньяңны онытырлык. Шушы кадәр дә нечкә, төгәллек-түземлек таләп итүче хезмәт ич бу. Шик юк, бик тә рәхмәтле булыр иде Дюймовочка яңа түфлиләренә.

... Нәтиҗә ясау мәле дә якынлаша. Беренче урында — Нурия Вәлиәхмәтова. Әниле-кызлы Хөснетдиновалар — икенче. Сания Хафизова һәм Гөлсинә Садыйкова өченче урынны бүлешә. Гали ага, Әнисә апа Минһаҗева дәртләндерү бүләгенә лаек була. «Якташларның күпкырлы талантына шаһит булырга туры килде бүген, — ди Рим әфәнде Гыйниятуллин. — Чын мәгънәсендә үз куллары белән могҗиза тудыручылар! Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгәндер бу сәләт. Ихтирамлы апа-абыйларыбызга арытаба да сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, гаилә иминлеге телим».

Әңгәмә барышында мәгълүм булды, илчембәтлеләр өчен авыл клубы чын-чынлап мәдәният учагына әверелгән икән. Төрле бәйрәм чаралары, концерт-тамашалар уздырылып тора. «Сердәш» берләшмәсенә дә зур теләк белән йөри өлкәннәр. «Ветераннар советы рәисе Нәсимә апа Абзаловага аеруча рәхмәтлебез. Оештыру сәләтенә, көч-дәртенә сокланырлык. Гомумән, олыларыбыз ныклы, ышанычлы терәк», — дип йомгаклый фикерен авыл советы рәисе.

Кичәнең икенче өлеше янә шатлыклы мизгелләр кичерүгә сәбәпче булды. Күңелле хәбәрләр ирешә торды. Беренчедән, шушы көннәрдә «Алтын башак» 85 яшен билгеләде. Икенчедән, нур өстенә ямь, дигәндәй, әдәби берләшмәнең 11 әгъзасы катнашлыгында «Күңел серләре» исемле яңа китап дөнья күрде. Җентыкта авторларга кагылышлы белешмә, төрле жанрдагы әсәрләр урын алган. Менә ичмасам бәйрәм күчтәнәче!

Җырлы-моңлы бүләкләр бер-берсен алыштыра килде. Һичкем читтә калмады, хис-тойгыларын мулдан бүлеште. Ут күршеләр арасындагы Дуслык күпере тагы да ныгый төште, димәк! Киләчәктә фәһемле очрашулар, иҗади ачышлар насыйп әйләсен үзләренә.

Читайте нас: