Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
23 ноябрь 2017, 12:31

«Бердәмлек белән көчлебез!»

Милли мәдәниятләр үзәгендә дуслык, шәфкатьлелек, хөрмәт һәм түземлелек темаларын яктырткан бәйрәм чарасы үтте.

Милли мәдәниятләр үзәгендә дуслык, шәфкатьлелек, хөрмәт һәм түземлелек темаларын яктырткан бәйрәм чарасы үтте.
... 1995 елның 16 ноябрендә Парижда ЮНЕСКОның 28нче конференциясендә катнашкан 185 ил толерантлык нигезләре турындагы Декларацияне кабул итә. Шушы чордан бу көн бар дөньяда ел саен Халыкара толерантлык бәйрәме буларак билгеләнә башлый.
Көндәлек тормышта без мәдәнияте, социаль катламы белән аерылып торучы төрле милләт, дин вәкилләре белән еш аралашабыз, хезмәттәшлек итәбез. Бу үз чиратында холкы-карашлары, гореф-гадәтләре үзгә булган кешеләргә карата хөрмәтле булуны, үзара аңлашып яшәүне күз уңында тота. Бүгенге заман өчен аеруча мөһим ул. Радио-телевидение, матбугат басмалары көн саен диярлек җир йөзенең төрле почмакларында барган сугыш, җимерелүләр, бәла-казалар турында хәбәр итеп тора. Аларда кешеләр зарар күрә, йорт-җирсез кала, ачлык, авырулардан котылыр өчен, туган төбәкләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.
Сугыш-канкоешның төп сәбәпләре — гауга-бәхәсләр, ачу-көнчеллек, бер-береңә карата рәхимсезлек, башкалар исәбенә баерга теләү, көчсезләрне үзеңә буйсындырырга маташу. Тарихка күз салсаң, моңа күп дәлилләр табарга мөмкин.
Афәтне булдырмау өчен иң тәүдә түземлелек, сабырлык, шәфкатьлелек төшенчәләрен саклау, аларны үстерү зарур. Бу фикер Милли мәдәниятләр үзәгендә узган чара барышында еш кабатланды. «Без төрле-төрле, әмма бердәмлегебез белән көчлебез» исеме астында узган әңгәмәдә нефть һәм күпюнәлешле һөнәри колледжлар, «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе студентлары, сугыш, хәрби хәрәкәт һәм кораллы көчләр ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов; гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге мөдире Альмира Камалова; Контстантин атакай Абдуллин; имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин катнашты. Яшьләргә түземлелек гамәлләренә нигезләнгән уенда үзләрен сынап карау тәкъдим ителде. Егетләр-кызлар төрле очракларны уңышлы хәл итү буенча биремнәрне бик теләп үтәде. Чара «Рәхимле булыгыз» җыры белән тәмамланды.

Читайте нас: