Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Милләтара татулык
14 ноябрь 2017, 13:19

Бу дөньяда ялгыз яшәп булмый, Бердәм булганнарда көч-куәт!

2004 елның ахырында Русиянең Дәүләт Думасы 4 ноябрьне Халыклар бердәмлеге көне дип игълан итте.

2004 елның ахырында Русиянең Дәүләт Думасы 4 ноябрьне Халыклар бердәмлеге көне дип игълан итте.
Илебез халкына бердәмлек, татулык сыйфатлары борынгы заманнардан хас. Чөнки нәкъ шушы сыйфатлар төрле афәтләрне кичерергә, дошманнарны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән; туган җиребезгә тынычлык, мөстәкыйльлек алып килгән. Бүгенге көндә дә бу төшенчәләр әһәмиятен югалтмагандыр дип уйлыйбыз. Шуны ачыклау максатында сораштыру үткәрдек.


Мөдәрис абый, 72 яшь, пенсионер:
— Шәхсән минем өчен Халыклар бердәмлеге көне тирән патриотик мәгънәгә ия. Чөнки ул яшьләрдә Ватаныбыз тарихына, ата-бабаларыбыз батырлыгына хөрмәт тәрбияләү, халыклар арасындагы иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итә.

Илсур, 42 яшь, слесарь:
— Бик истәлекле көн дип саныйм. Тарихка күзәтү ясап алыйк: нәкъ 4 ноябрьдә 1612 елда икенче халык ополчениесен җитәкләгән милли геройлар К. Минин һәм Д. Пожарский Мәскәүне поляк-литва илбасарларыннан азат иткән. Аларның батырлыгына арнап, илебез башкаласында һәйкәл куелган. Шушы тарихи сәхифәләрдә халкыбыз бердәмлеге, аның хәвефле мизгелләрдә бербөтен булып тупланып, дошманга каршы торучанлыгы ачык төсмерләнә.

Регина, 21 яшь, студент:
— Бердәмлек көне минем өчен нәрсә ул дисезме? Иң сөенечлесе, өч көн ял итәчәкбез! Дуслар, туганнар белән очрашып-күрешү, шулай ук көнкүрештәге мәсьәләләрне хәл итү өчен бик уңайлы бу.

Роза, 28 яшь, хуҗабикә:
— Һәр кеше яшенә, диненә, һөнәренә карамастан, илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәргә тиеш. Бу мотлак рәвештә ниндидер зур батырлыклар кылу, һәрдаим җәмәгать тормышында «кайнау» дигән мәгънәдә генә түгел. Үзеңнең мөмкинлекләреңнән чыгып эш итү зарур. Кемдер моны тырыш хезмәтендә, ә кемдер якыннарына, тирә-ягында яшәгән кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтендә чагылдыра.

Гүзәл, 36 яшь, сатучы:
— Бәйрәм көннәрендә туганнар белән бергә җыелып, авылга кайтмакчыбыз. Әти-әниләргә кулдан килгәнчә ярдәм итеп, якыннар белән аралашып алу форсаты бу. Көне-төне эш дип, гаилә дип чапкач, бер-беребезнең хәлен белергә дә кайчагында вакыт калмый. Бәйрәмнәр — якыннарың белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бердәмлек көне безнең өчен аеруча әһәмиятле. Чөнки арабызда төрле милләт вәкилләре бар: киленебез башкорт, киявебез урыс, үзебез татар милләтеннән. Шунысы яхшы: безнең арада аңлашылмаучанлык туганы юк, һәр мәсьәләне уртага куеп хәл итәбез, дус-тату яшибез.

Күп милләтләрне берләштергән илебездә арытаба да шулай тынычлыкта, татулыкта яшәргә язсын. Ватандашларны Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, иминлек, һәр гаиләгә бөтенлек телибез.
Читайте нас: