Мондый чаңгы ярышы бөтен ил буйлап 44нче тапкыр узды. Безнең шәһәрдә чара 2005 елдан бирле үткәрелә. Быел ул Октябрьскийның 80 еллыгына багышланды.
Катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский, хакимиятнең спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Карипов һәм «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Валериан Лукьянов сәламләде.
Күпләр узышларда гаиләләре, балалары белән катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. Моннан тыш, чара кысаларында 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында ГТО кышкы фестивале җиңүчеләре һәм призерлары лаеклы бүләкләр алды.
Фото: шәһәр хакимиятенең социаль челтәрләреннән.