Тимераякта фигуралы шуу буенча Уфаның ачык чемпионатына Башкортстан башкаласыннан да, башка шәһәр һәм районнардан да спортчылар җыелды.
Октябрьский шәһәренең яшь спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мирослава Корнева - өченче яшүсмерләр разряды буенча 1нче урын, Самира Минһаҗетдинова - беренче яшүсмерләр разряды буенча арасында 1нче урын яулады. Амира Фәүхетдинова - беренче яшүсмерләр разряды буенча арасында 4нче урында, Анна Романова - өченче спорт разряды буенча 9нчы урында.
Кызлар белән тренер Кинзябаева Александра Александровна шөгыльләнә.
Барлык катнашучыларны да уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа җиңүләр телибез!