Кышкы картинг буенча ачык шәһәр чемпионатына 5 яшьтән 55 яшькә кадәрге 120дән артык катнашучы җыелды. Алар Октябрьский, Бөре, Казан, Яр Чаллы, Сызрань, Самара, Тольятти һәм башка шәһәрләрнең абруен яклап, чыгыш тотты.
Спортчыларны ярышларны оештыручы Русиянең спорт мастеры Максим Кәлимуллин, ярышларның баш хөкемдары Николай Коротков сәламләде. Алар узышларда катнашучыларның бәла‑казасыз финишка килеп җитүләрен һәм гадел җиңү теләде.
Бүләкләр өчен көрәшкә Октябрьскийдан 20гә якын спортчы чыкты. Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеннан «Бал корты» картинг‑клубын 10 яшьтән 37 яшькә кадәрге 12 пилот тәкъдим итте. Калганнар — шәхси кешеләр.
Октябрьскийдан җиңүчеләр:
Спартак Наумов — «Хонда А» классы;
Артем Кәлимуллин — «Ротакс макс» классы;
Вадим Горовой — «ЧеЗет» классы.
«Бал корты» картинг‑клубы — команда зачетында көмеш призер.