Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль , 09:32

Октябрьский егетләре грек-рим көрәшендә алдынгылар

Октябрьский егетләре грек-рим көрәшендә алдынгылар
Октябрьский егетләре грек-рим көрәшендә алдынгылар

Октябрьский шәһәренең 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Булатов Артем һәм Шәрәфетдинов Альберт грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче һәм призер булдылар!

 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Ульяновск шәһәрендә 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Бу вакыйга югары казанышлар өчен көрәшергә һәм келәмдә үз осталыкларын күрсәтергә әзер булган талантлы спортчыларны җыйды.

Булатов Артем 42 кг. авырлык категориясендә җиңүче булды (тренерлар Мөхәммәтҗанов Э.И., Зиманов А. В.).

 Шәрәфетдинов Альберт 92 кг. авырлык категориясендә көмеш призер булды (тренер Зиманов А. В.).

 Тренер-преподавательләр Эдуард Мөхәммәтҗанов һәм Алексей Зиманов - үз эшләренең чын осталары, алар ярдәмендә шундый чагу талантлар зур спорт рингында үсәргә һәм уңышларга ирешергә мөмкинлек ала.

Егетләрне яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телибез!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: