Барлык яңалыклар
Спорт
19 декабрь 2024, 16:13

Безнекеләр иң яхшылар!

Октябрьскийның спорт тармагы вәкилләрен Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгының ведомство бүләкләре белән билгеләп үттеләр.

Безнекеләр иң яхшылар!
Безнекеләр иң яхшылар!

4нче спорт мәктәбенең пауэрлифтинг бүлеге спортчы-инструкторы Ксения Материнская, шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе директоры Ирина Волкова һәм 3нче спорт мәктәбе тренер-укытучысы Лилия Әхмәдиева төбәктә физкультура-спорт хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен республика спорт министрының Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.


Бүләкләрне Уфа көрәш сараенда Башкортстанның спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов тапшырды.

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас