Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 декабрь , 16:03

Аклы‑каралы кырда көрәш

Октябрьский туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында башлангыч сыйныф укучылары арасында шахмат буенча дүртенче турнир җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Аклы‑каралы кырда көрәш
Аклы‑каралы кырда көрәш

Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин истәлегенә багышланган ярышларда җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, Герой портреты төшерелгән значоклар һәм кубоклар тапшырылды.
Ярышларның барлык дүрт кубогына да ия булган Алена Добровольскаяның дүртенче тапкыр җиңүе сенсациягә тиң булды. Сүз уңаеннан, аның икенче сыйныфта укучы сеңлесе Арина да беренче урынны яулады һәм беренче кубогын алды.
Аленаның уңышын өченче сыйныф укучысы Рәсүл Миңнеханов кабатлый ала: ул өч кубокка ия булды, алда тагын бер турнир көтә һәм аның беренче урын алу мөмкинлеге бар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: