Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь , 11:35

Мат куйдылар

Октябрьский шахматчылары малайлар һәм кызлар (2013 елгы һәм кечерәк), егетләр һәм кызлар (2012-2007 елгы) арасында классик шахмат буенча «Минзәлә» II төбәк турнирында үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.

Мат куйдылар
Мат куйдылар

«Гран-При Закамья» шахмат турнирларының 19нчы сериясенең VI этабы Минзәләдә узды һәм анда Татарстан, Башкортстан һәм Мордовиядән 137 шахматчы катнашты.

2нче санлы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шахмат буенча ике тапкыр мактау пьедесталына күтәрелде: кече командалар — Алена Добровольская, Ярослав Фазлыәхмәтов, Бәхтияр Фатыйхов, Әмир Шәрәфиев үз төркемендәге 14 команда арасында иң яхшысы булды, ә өлкән командалар — Екатерина Селютина, Данил Денисов, Рамазан Шәмсетдинов, Диана Азимбаева 12 команда арасында көмеш медальгә лаек булды.

Балаларның шәхси нәтиҗәләре дә яхшы: беренче урында — Екатерина Селютина һәм Алена Добровольская, икенче урында — Арина Добровольская һәм Диана Азимбаева, өченче урында — Рита Шәймәрданова, Рамазан Шәмсетдинов һәм Самир Шәмсетдинов.

Спортчыларны ярышларга тренер-укытучы Роза Дәүләтшина әзерләде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: