Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь , 16:17

Кызу һәм якты көрәш

Азалия Әминева — бокс буенча Русия чемпионатының көмеш медаленә лаек булды.  

Кызу һәм якты көрәш
Кызу һәм якты көрәш

Серпуховта хатын‑кызлар арасында бокс буенча Русия Чемпионатына йомгак ясадылар. Башкортстаннан әлеге ярышларда дүрт спортчы катнашты.
66 кг авырлыкта Төмән өлкәсеннән 23 яшьлек Альбина Молдажанова белән финал ярышында Азалия Әминева көмеш призер булды. Аңа чемпионатта уникаль медаль һәм 250 мең сум акчалата приз тапшырылды.
«Бу кызу һәм якты көрәш булды», — дип билгеләп үтте алып баручы рингта ике халыкара класслы спорт мастерының очрашу нәтиҗәсен.


— Азалия Әминеваны җиңү принципиаль булды. Безнең каршылык озак еллар дәвам итәр, дип уйлыйм, — диде көрәштән соң Молдажанова.
Мәскәү өлкәсендә Чемпионат сигез көн дәвам итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Азалия һәрвакыт югарыда булды. Зур осталыгын ул Мәскәүдән көндәше Елена Родионова белән беренче чыгышында ук күрсәтте, аны беренче раундта нокаутка «озатты». Шул рәвешле Азалия чемпионатта иң тиз җиңү буенча рекорд куйды.


Көмештән тыш, республиканың алтыны да бар. Аны 26 яшьлек Юлия Чумгалакова яулады, өстәвенә җиңү аңа судьяларның бертавыштан кабул ителгән карары белән бирелде. Кызның бу Русия чемпионатында яуланган бишенче алтын медале.
Ярышларда илнең хәлиткеч бәйгесендә чыгыш ясау хокукы өчен 48 төбәктән 172 спортчы көрәште. Аларның 24е генә иң яхшылар арасына керде. Нәтиҗәдә ил 2024 елның иң көчле 12 спортчысын таныды, алар 2025 елга төп һәм резерв милли команда составына керәчәк. Җиңүчеләр Русияне Белградтагы дөнья чемпио­натында тәкъдим итәчәк.

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: