Бер айдан артык залга йөргән балалар гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнделәр. Бу вакыт эчендә команда форма, кәшәкәләр, һәр катнашучы өчен индивидуаль ясала торган махсус чаналар көтте. Кәшәкәләр дә гадәти түгел — кыскартылган, очлары, боздан этелеп китәр өчен, чәнечкеле.
Күптән түгел Уфаның «Башкорт пиратлары» следж‑хоккей командасының тренер‑консультанты Сергей Кочетков күзәтүе астында балалар беренче тапкыр бозга чыкты. Тулы экипировкада алар чанада шуып карадылар. Бу балаларга җиңел бирелмәде, әмма яшь спортчыларга тренерлар һәм ата‑аналар ярдәмгә килде.
— Балалар өчен следж‑хоккей — ул абилитация, форманы саклау ысулы, шулай ук тулы күләмдә социализация. Мәсәлән, ярышларда катнашу өчен аларга барырга, очарга, кунакханәгә урнашырга кирәк булачак. Следж‑хоккей физик мөмкинлекләре чикле булган малайларда һәм кызларда тәртип тәрбияли: вакытында торырга, ашарга, ашау‑эчүне контрольдә тотарга кирәк. Ә ата‑аналар өчен бу бик зур ярдәм. Сүз уңаеннан, өлкәннәр дә процесс белән бик мавыгалар. Балалар, моны күреп, тагын да ныграк уенга тартылалар. Күнегүләр вакытында балалар, күнегүләргә караганда, күбрәк күңел ача, — диде Сергей Кочетков.
Следж‑хоккейчыларның беренче күнегүләрен хакимият башлыгы Алексей Пальчинский һәм шәһәр инвалидлар җәмгыяте вәкилләре дә күзәтте. «Каршылыкларсыз» үзәге катнашучылары бозга беренче тапкыр чыккан сабыйларны трибуналардан хуплап торды.
— Боз сарае җитәкчелегенең безгә йөз белән борылуы сөендерә. Безнең проектны хоккейчы һәм «Башкорт пиратлары» командасы җитәкчесе Алексей Канатников уйлап тапты һәм оештырды. Проект Башкортстан Республикасы башлыгы гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Балалар өчен чана, форма, кәшәкәләр бушлай, — дип билгеләп үтте «Минем шәһәрдә следж‑хоккей» проектының матбугат атташесы Наталия Хөсәенова.
Күпләр следж‑хоккей турында белми иде, ләкин барысы да бертавыштан аның физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик файдалы булуын таныйлар.
— Үзгә баланың бер әнисе Уфага сынау тренировкасына барды. Һәм без үзебездә Боз сарае ачылгач шундый ук секция оештырырга булдык. Әмир мондый мөмкинлектән ләззәт таба, рәхәтләнеп йөри, атна саен көтеп ала. Малайлар белән берләштеләр, мессенджерда үз төркемнәрен булдырдылар, планнар коралар, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Гүзәл Гайсина.
Октябрьскийдагы следж‑хоккей секциясендә малайлар белән беррәттән кызлар да шөгыльләнә һәм алар да бу көнне зур тәвәккәллек белән боз өстенә чыктылар.
— Безгә барысы да бик ошый. Безнең шәһәрдә инвалид балалар белән шөгыльләнә башлауларына шатмын. Командада өч кыз. Татьяна Звегинцева барыбызны да таныштырды, оештырды. Безнең өчен теләсә нинди чара яхшы, бигрәк тә спорт, — дип билгеләп үтте яшь следж‑хоккейчы Кираның әнисе Анна Зайцева.
Анастасия Аверина