Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 ноябрь , 17:06

Көмеш самбочы

Октябрьскийдан самбочы Рамазан Сафиуллин Русия беренчелегенең көмеш призеры булды.

Көмеш самбочы
Көмеш самбочы

Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә 12-14 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында оештырылган ярышларда Русиядән 900дән артык спортчы катнашкан.


Шәһәребезнең 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы Рамазан Сафиуллин 38 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулаган. Спортчының тренер-укытучысы Артур Әгълиев билгеләп үткәнчә, Рамазан чыгыш ясаган авырлык категориясендә медальләр өчен 43 самбочы көрәшкән, Рамазан тугыз көрәштә катнашкан.

Малай самбо белән сигез елга якын шөгыльләнә, тик мондый дәрәҗәдәге ярышларда тәүге тапкыр катнашкан һәм икенче урынны яулау — спортчының таланты, үҗәтлеге һәм максатчанлыгы нәтиҗәсе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: