Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 ноябрь , 17:02

Алтын акробатлар

Октябрьский акробатлары Бөтенрусия ярышларында алтынга ия булды.

Алтын акробатлар
Алтын акробатлар

Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә JUNIOR ACRO GRAND РГІХ Бөтенрусия ярышлары узды. 540 спортчы арасында Tandem спорт акробатикасы һәм физик әзерлек үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.


Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең шәһәр акробатлары: хатын-кызлар төркеме — Влада Ярушкина, Кира Санникова һәм Элиза Әюпова, катнаш пар — Дарья Ильгузина һәм Артем Ткачев алтын яулады. Ясминә Зарипова, Ульяна Ярушкина һәм Роланда Литвиновадан торган хатын-кызлар төркеме, шулай ук Виктория Мыслицкая һәм Денис Вәлиевтан торган катнаш төркем бронза медальгә лаек булды.


Октябрьский акробатлары Тольяттида узган ярышлардан да җиңү белән әйләнеп кайттылар.


Алсу Умаскулова, Екатерина Коптеева һәм Аделина Даутовадан торган хатын-кызлар төркеме Русия спорт мастерлары программасы буенча җиңүче булды. Бердәм бөтенрусия спорт классификациясе нигезендә алар «Русиянең спорт мастеры» исемен алу хокукына ия булдылар.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: