Русиянең спорт мастеры Булат Зыязетдинов истәлегенә үткәрелгән грек‑рим көрәше буенча республика команда ярышларында «ЗНГ‑групп» җәмгыяте призларына кызу көрәштә 2009‑2010 елгы 132 көрәшче очрашты.
Спорт сарае Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән генә түгел, күрше Татарстан, Самара һәм Саратов өлкәләреннән дә спортчыларны кабул итте.
Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында иганәче — «ЗНГ‑групп» җәмгыяте директоры Руслан Нуриев, Булат Зыязетдиновның тренеры Фаиз Фәррахов, Булатның әнисе Фәйрүзә Миңнехановна бар иде.
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен 1нче олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Тимур Хәмидуллин (билбау көрәше); 1нче олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Виктория Литовченко (спорт акробатикасы), шулай ук югары дәрәҗәдәге спортчыларны әзерләгән тренерлар — Елена Гутьяр (спорт ориентирлашуы) һәм Кирилл Комаровка (биатлон) тантаналы шартларда рәхмәт хатлары тапшырды.
Октябрьский көрәшчеләре, кызганычка, пьедесталга күтәрелә алмады. Беренче урында — «Башкортстан‑1», икенче урында — «Башкорт-стан‑2» командалары, өченче урында — Лениногорск көрәшчеләре.
Тамашачыларга һәм спортчыларга спорт акробатикасы бүлегендә тәрбияләнүчеләр һәм «Дайс‑бокс» заманча бию коллективы якты чыгышлары белән яхшы кәеф бүләк итте.
Икенче көнне СССРның спорт мастерлары Владилен һәм Дмитрий Даниловлар истәлегенә багышланган Спорт көрәшләре һәм көч спорт төрләре фестивале узды. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында — Дмитрий Даниловның тормыш иптәше Ольга Николаевна һәм кызы Марияны очратырга мөмкин булды.
Әлеге ярышлар 2017 елдан алып үткәрелә, программага Даниловлар үстергән спорт төрләре кертелә. Владилен Данилов — классик көрәш буенча спорт мастеры, ул спорт мәктәбендә тренер, Спорт сарае директоры урынбасары булып эшләгән. Улы әтисенең эшен дәвам итә һәм гер спортында җиңүләре белән безнең шәһәргә дан китерә.
Фестивальдә катнашучылар грек‑рим һәм билбау көрәшләре, самбо һәм гер спортында көч сынаштылар. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кубоклар, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.
Елена КРЮКОВА