10 мең сумлык сертификат — ул Башкортстанның Спорт министрлыгыннан спорт-физкультура дәресләре ярдәмендә сәламәтлекне саклауга субсидия.
Өлкән яшьтәге кешеләргә аларны Спорт сараенда хакимият башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Светлана Елисеева, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура‑спорт комплексының муниципаль тест үзәге җитәкчесе Владислав Коптилин тантаналы рәвештә тапшырдылар.
Нурия Гарифуллина берничә ел Спорт сараенда сәламәтлек төркеменә йөри һәм ул, алынган сертификаттан файдаланып, киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвешен дәвам итәргә әзер.
— Шөгыльләрдән файданы тоям. Алар күтәренке рух бирә, яхшы кәеф бүләк итә. Безнең төркем бик әйбәт, атмосфера искиткеч, шөгыльләнәбез, аралашабыз, — дип сөйләде Нурия Рәсим кызы.
Спорт субсидиясенә ия булуларына ирле-хатынлы Кобелевлар да канәгать.
— Ун елдан артык сәламәтлек төркеменә йөрим. Үземне башкалар белән чагыштырам һәм миннән яшьрәк кешеләрдән дә үземне яхшырак хис итүемне аңлыйм. Дәресләр сәламәтлек өсти, организмны тонуста тотарга мөмкинлек бирә, — дип елмая Галина Ивановна.
— Хатыным ярдәмендә мин дә сәламәтлек төркеменә якынча сигез ел йөрим. Дәресләр энергия белән тулыландыра, без күтәренке күңелле, шуңа күрә, әйтик, ГТО нормаларын үтәү безнең өчен кыен булмады, — дип өстәде Сергей Георгиевич.
Сертификат ияләре аны Спорт сараенда һәм спорт мәктәпләрендә куллана ала. Биредә алар өчен төркемләп шахмат һәм чаңгыда шуу, гомумфизик әзерлек, йөзү һәм йөгерү дәресләре, шулай ук тренажер залларында сәламәтләндерү ялы оештырылды.
Надежда КАЗАКОВА
Саннар
2021 елда Башкортстан социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) уңайлыклары күрсәтү механизмнарын сынауга кереште. 2022 елда спорт тармагы мондый уңайлыкларны сигез спорт төре буенча күрсәтә башлады.
2023 елда спорт өлкәсендә әлеге төр уңайлыкларга социаль заказны аерымлык билгесе итеп ГТО нормативларын үтәгән 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарга физкультура‑савыктыру уңайлыклары күрсәтү белән тулыландырдылар.
Узган елда сәламәт яшәү рәвешен яратучы ветераннар арасыннан 48 октябрьскийлыга спорт сертификатлары бирелде.