Октябрьский халкын шәһәрнең мактаулы гражданины, БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев, хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, Октябрьский кан тамырлары үзәге кардиологы Абдулазиз Әхмәдов һәм танылган спортчылар сәламләде. Алар октябрьскийлыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар. Сукмакка чыгар алдыннан «Камелот» триатлон мәктәбе вәкилләре физкультура‑разминка үткәрделәр.
Ниһаять, чарада катнашучылар маршрутка чыктылар. Октябрьскийлыларның инде күңелләренә хуш килеп өлгергән сукмак буйлап тәҗрибәле һәм яшь спортчылар, мәктәп укучылары, студентлар, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм актив кешеләр атлады.
— Мин бу паркта көн саен диярлек сәгать ярым йөрим. Сәламәтлек сукмагы искиткеч, аның буенча күпләр йөри, ул көндез дә, кичен дә бушап тормый. Акция турында ахирәтем сөйләде, ул көмеш волонтер, ул бүген безнең арада. Бер‑ике чакрым ара үтү минем өчен проблема түгел, бу сәламәтлеккә файда гына, — дип саный Елена Самойлова.
Сүз уңаеннан, хәтта уртача темпның 15 минуты (1,5 чакрым) 100 ккал яндыра, көненә 3500 адым диабет куркынычын 29 процентка киметә, ашаганнан соң 15 минут йөреп кайту шикәр күләмен 50 процентка азайта, ә атнага 75 минут актив хәрәкәт исә гомерне ким дигәндә ике елга озынайта.
Надежда КАЗАКОВА