Масштаблы йөгерүдә октябрьскийлылар генә түгел, Русиянең һәм Казахстанның башка шәһәрләреннән дә йөгерүчеләр катнашты.
Ярыммарафончыларның йөгерү сукмагына чыгарга әзерлеге үзәк мәйданда иртә таңнан башланды. Катнашучыларга алдан ук индивидуаль номерлар өләштеләр, «Chery Форпост‑Авто» йөгерешен оештыручыдан тамак ялгап алыр өчен стойкалар әзерләнде. Спортчылар өчен «Камелот» триатлон мәктәбе разминка үткәрде.
Октябрьскийлыларны һәм шәһәр кунакларын хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Карипов сәламләде.
Ярышны оештыручылар Камилә Шәмсетдинова һәм Әнәс Фәридонов җиңел атлетларга трассаны ничек узарга кирәклеген аңлаттылар, аларны каршы алачак һәм юл күрсәтәчәк волонтерлар турында сөйләделәр.
Ярыммарафон картасы төрле булды. Катнашучыларга шәһәр үзәге буйлап йөгереп үтәргә, фонтаннарга, Җиңү һәм Гагарин исемендәге паркларга күз салырга кирәк иде.
Бер сәгатьтән соң финишка 10 чакрым дистанциядә җиңү яулаган Рөстәм Әгъзамов килеп җитте. Ул Баулыдан килгән.
— Миңа бик ошады! Трасса шәп: тигез, катлаулы күтәрелешләр юк, иркен. 10 чакрым йөгердем, һәм бу минем өчен мондый арадагы беренче дистанция түгел. Шәһәр буйлап йөгерәсем килде. Казан, Чаллы трассалары туйдырды. Ә монда ниндидер яңалык, — диде ул.
Финишта катнашучыларга шунда ук истәлекле медальләр һәм ашау-эчү тапшырылды. Ерак түгел «Урал» спа‑салоны оештырган палаткада ярыммарафончыларга бушлай массаж ясадыдар.
— Беренче тапкыр йөгерүдә катнаштым. Моңа кадәр мондый дистанцияләрдә бер тапкыр да йөгермәдем, әмма спорт ориентлашуына йөрдем. Октябрьский ярыммарафоны булачагын белдем һәм йөгерергә булдым, — дип тәэсирләре белән уртаклашты иң яшь катнашучыларның берсе — 15 яшьлек Екатерина Сәлимова.
Финишка 10 чакрым дистанция финалистлары килүен дәвам итте. Бу вакытта мәйданның транзит зонасында октябрьскийлылар ярыммарафонда 21 чакрымга йөгерүчеләрне хупладылар.
— Бер тапкыр Казанда 10 чакрым йөгердем, аннары йөгерергә теләмәдем. Әмма биредә катнашырга булдым, чөнки бу җирле шәһәр старты, танышларым күп. Бер ел «Камелот» клубына йөрдем. Ярыммарафонда күңелле, кызык. Туган шәһәр урамнары буйлап йөгерүе җиңелрәк, — дип сөйләде финишка килеп җиткән Эльмира Фәхретдинова.
Берничә минуттан 21 чакрым дистанция финалистлары да йөгерүне төгәлләделәр.
— Трасса бик шәп. Һәрвакыт җиңүгә өметләнәсең. Шимбә көнне Мәскәү өлкәсендә стартта булдым, икенче урынны алдым. Октябрьскийга очып килдем — һәм шунда ук ярыммарафон стартына чыктым, — дип билгеләп үтте ярыммарафон җиңүчесе Роберт Шәмсетдинов.
Трассаның җиңеллеге турында октябрьскийлылар гына түгел, Төмән, Баулы, Уфа һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар да сөйләде. Казахстанда яшәүче Галина Баглаева да Октябрьский ярыммарафонында үзен сынап карарга булган.
— Мондый бәйрәм өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Барысы да искиткеч. Трассаны җиңел үттем. Туймазыда шөгыльләнә башладым, хәзер — Уфада, — дип сөйләде ярыммарафон җиңүчесе Юлия Васильева.
Ике дистанциядә җиңүчеләр иганәчеләрдән призлар һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Ярыммарафонның абсолют җиңүчеләренә (21 чакрым) «Chery Форпост‑Авто» оештыручыларыннан велосипедлар тапшырылды.
Мәктәп укучылары өчен планлаштырылган «Милләтләр кроссы» һава шартлары аркасында үткәрелмәде.
Анастасия АВЕРИНА