Кубок беренче тапкыр Башкортстан Республикасы башлыгы Грантлары фонды ярдәмендә узачак.
Грант ярдәме белән быелгы йөзүдә күбрәк сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар катнаша алачак — ким дигәндә 120 кеше, һәм Октябрьскийдан гына түгел. Анда Туймазы, Бәләбәй һәм башка күрше торак пунктлардан да йөзү спортын сөючеләрне чакырачаклар.
Элекке кубоклардан аермалы буларак, яңа кешеләр яңа стартка ныклап әзерләнә алачак. Йөзү буенча ярышлар уздыруга грант иясе — «Сәламәт яшә» коммерцияле булмаган оешма йөзүчеләр төркемен формалаштырачак. Аның вәкилләре ярышларда катнашу күнекмәләрен алачаклар, йөзү техникасы, кыскасы, яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен файдалы булган бар нәрсәне беләчәкләр.
— Безнең «Сәламәт яшә» коммерцияле булмаган оешма ярышларны зур һәм матур йөзү бәйрәменә әверелдерү өчен чаралар күрә башлады инде. Әйбәт һәм тиз йөзүчеләргә дә, үзләрен суда бик үк ышанычлы хис итмәүчеләргә дә уңайлы һәм рәхәт булуын телибез. Стартка чыгудан куркырга кирәкми. Җиңдеңме син, оттырдыңмы — мөһим түгел, ярышларда иң мөһиме алган тәҗрибә һәм белем, — диде «Сәламәт яшә» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Марина Плеханова.
Октябрьскида йөзәргә яратучылар аз түгел. 2020 елда беренче тапкыр һәвәскәрләр арасында узган ярышларда 40ка якын кеше катнашкан булса, өченче кубокта йөзәргә 87 октябрьскийлы чыкты.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды төбәктәге социаль әһәмиятле проектларга
һәм инициативаларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный.
2020-2024 елларда фонд 17 конкурс үткәрде, бирелгән 3692 гаризадан 745 социаль әһәмиятле проектын хуплады.
Грант ярдәменең гомуми суммасы 1,2 млрд сумнан артып китте,
шулардан 852,5 млн сумы республика бюджеты һәм 364,86 млн сумы
Президент грантлары фондының уртак финанславы хисабына.
Илдар Карипов, хакимиятнең спорт һәм физик культура комитеты рәисе:
Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:
Надежда КАЗАКОВА