Агымдагы елда Дзержинскта узган «Окский ПараФест‑2024» халыкара мәдәният һәм спорт фестиваленлдә Октябрьский шәһәренең инвалидлар җәмгыяте командасын дүрт параспортчы: Алена Лаур, Ирина Казакова, Наталья Зайцева һәм Жанна Стерехова тәкъдим итте. Өстәл теннисында безнең кызлар яхшы уңышларга иреште: Жанна Стерехова — икенче, Наталья Зайцева өченче урынны алды.
— 2025 елда да «Окский ПараФест»та катнашырга хыялланабыз. Бу унынчы фестиваль булачак. Безгә ярышларны оештыру, аның уңай атмосферасы бик ошый. Ә иң мөһиме, аралашу. Анда гадәттә социаль челтәрләр аша элемтәдә торган кешеләрне очратасың. Төрле спорт төрендә мөмкин кадәр күбрәк медальләр яулау өчен бүгеннән үк әзерләнәчәкбез, — диде Алена Лаур.
«Окский ПараФест — 2024» Русиянең 20 төбәгеннән, шулай ук Беларуссия һәм Молдовадан 200дән артык катнашучыны берләштергән. Алар 10 спорт төрендә көч сынашканнар һәм төрле чараларда актив катнашканнар.