Туган як
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 август 2024, 12:43

Термалар буламы?

Яңа спорт объекты төзелешен 35нче микрорайонда яшәүчеләр генә күзәтми. Заманча бассейн турында, мөгаен, йөзәргә яратучыларның барысы да хыяллана торгандыр

Термалар буламы?
Термалар буламы?

Боз сарае янында зур төзелеш башланды. Төзүчеләр объектның нуль циклын сала. Гамәлгә ашырыла торган проект шәһәр халкына йөзү бассейны буларак билгеле.

Мессенджерларда төзелеш башланганнан алып хәбәрләр таралды: имеш бассейн урынына термалар төзиячәкләр. «Ә бассейн?» Вәзгыятькә ачыклык кертәбез.


Инвестор — «БурТехРазвитие» җәмгыяте объект белән гаять зур планнар бәйли һәм 1 млрд сумнан артык акча кертергә планлаш­тыра. Комплексның гомуми мәйданы 14 мең кв метр тәшкил итәчәк. Ул планлаштырылганча 50 метрлы бассейнны үз эченә алачак. Моннан тыш, заказ бирүче вәкилләр аны олимпиянекенә тиң булачак һәм Русия ярышларын гына түгел, ә халыкара ярышларны да кабул итә алачак, дип ышандыра. Ярышларны трибуналарда 300 җанатар күзәтә алачак.


Термаль комплекс та булачак. Анда көн саен 300 кеше йөри алачак. Проект инициаторлары аны күрше төбәкләрдә гамәлдә булган термалардан яхшырак эшләргә вәгъдә итә, бу туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук биредә 120 урынлык гомуми туклану ноктасы, конференцияләр залы, 156 йокы урыны булган 78 номерлы кунакханә дә ачылачак.


Спорт‑сәламәтләндерү комплексын 2026 елда ачуны күздә тоталар.


«БурТехРазвитие» җәмгыяте директорының төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Садретдинов: «Бассейн да, термалар да булачак», — дип хәбәр итте.

Октябрьский шәһәренең спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Карипов:

— Яңа бассейн һичшиксез шәһәр халкына күбрәк йөзү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Чөнки спорт сарае бу бурычны үти алмый инде. Ул артык йөкләнгән. Шулай ук без яңа 50 метрлы бассейнда шөгыльләнәчәк спортчыларыбызның күрсәт­кечләре яхшырыр, дип көтәбез. Ярышлар нәкъ менә шундый озынлыкта уза да инде. Хәзер балалар аларга 25 метрлы бассейнда әзерләнергә мәҗбүр.

Радий Хәбиров:

— Без икътисадыбызга инвестицияләр җәлеп итү буенча амбициоз бурычны үз өстебезгә алдык. Базаның даими үсүен исәпкә алып, күрсәткечләрне елдан‑ел арттыру катлаулырак булачак. Әмма бездә башка вариант юк. Шуңа күрә инвестицияләр җәлеп итү һәр муниципалитет башлыгының төп бурычы булырга тиеш. (БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдәге чыгыштан, 2021 елның 19 апреле)

Надежда КАЗАКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: