Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август , 15:58

Сабыйлар шуыштылар һәм куыштылар

Спорт сараенда «Ползункилар ярышы» гаилә фестивале узды. Нәни спортчылар ярышы шәһәрдә икенче тапкыр оештырылды.

Сабыйлар шуыштылар һәм куыштылар
Сабыйлар шуыштылар һәм куыштылар

Беренчеләрдән булып узышка 7‑11 айлык сабыйлар чыкты. Аларның аркаларында номерлар ялтырады, ә янәшәләрендә хуплау төркеме — әниләр, әтиләр, әби‑бабайлар... Кемгәдер дистанция җиңел бирелде, ә кемдер шарларга һәм төсле чикләүләргә игътибарын юнәлтте — алар балаларның күңеленә аеруча хуш килде.


Һәр ата‑ананың баланы финишка җәлеп итүнең үз ысулы булды. Кечкенә спортчыларны шешәләр, имчәкләр, брелоклы ачкычлар һәм йомшак уенчык­лар белән мавыктырдылар. Ә кечкенә Артурга дистанция­не үтәргә радиоидарәдәге машина ярдәм итте. Нәни спортчыга якыннары Диләрә, Эльза, Әнвәр һәм Әмир дә көч биреп торды.


— Безгә җиде ай, тамашачылар симпатиясе призын алдык. Гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирәбез, барлык чараларда да катнашырга тырышабыз. Спортка иң кечкенәбезне дә җәлеп итәбез, — дип сөйләде Артурның әнисе Гөлшат Мадьярова.


Беренче төркем балалар арасында «йөгереш» тәмамлангач катнашучыларны гаилә фестивале белән хакимият башлыгы урынбасары Сергей Литов котлады:
— Кадерле әти‑әниләр, әби‑бабайлар, сезнең сабыйларыгыз бүген ярышларда меңләгән октябрьскийлылар белән беррәттән катнаша. Безнең шәһәрдә Физкультурачылар көне — велоузыш уза. Русиядә спорт чараларында балалар, ата‑аналар һәм әби‑бабайлар катнашуы бик мөһим. Безнең дәүләттә гаиләгә мөнәсәбәт аеруча кыйммәтле: 2024 ел ил Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Барыгызга да якты тәэсирләр телим!


Йөгерү сукмагына 12 айлыктан алып яшь ярымга кадәрге балалар чыкты. Алар шуышмадылар, әниләре һәм әтиләре артыннан җиңүгә таба йөгерделәр. Нарасыйлар, юлдан тайпылсалар яки шарларга игътибарларын юнәлтсәләр дә, финишка таба ышанычлы атладылар. Әби һәм бабалары, абый һәм апалары аларны дистанциядә дәртләндереп торды.


— Кызым өчен бу беренче ярыш. Аңа да, безгә дә кызык. Бу балаларны спортка җәлеп итүнең бер өлеше, бу бик мөһим. Катнашыр өчен килдек, монда бик мавыктыргыч, — дип сөйләде Аринаның әтисе Артем Котяшев.
Ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә балалар куян костюмындагы аниматор белән фотога төштеләр, маталар буйлап йөгерделәр, бер‑берсен куыштылар һәм Спорт сараеның залы белән якыннан таныштылар.


Соңгы йөгерү вакыты җитте — сукмакта иң өлкән балалар — 18‑24 айлыкар пәйда булды. Кыска вакыт эчендә дистанцияне йөгереп узганнан соң, катнашучылар зур түземлек белән бүләкләүне көттеләр.


— Бик шәп! Мондый чарада без өлкән балабыз белән катнашкан идек. Ул чагында улыбыз тиз йөгерде, ләкин финишка барып җитә алмыйча юлдан борылды. Ә менә кызым белән беренче урынны алдык. Бик кызык, шәһәрдә мондый чараларны күбрәк оештырырга кирәк, — дип уртаклашты кечкенә чемпионканың әнисе Наталья Хәбибулина.


Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга гаилә фестивале иганәчеләреннән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларга һәм өлкәннәргә бәйрәм ошады: якты шарлар һәм гаиләләрнең хуплавы алар өчен узган беренче спорт ярышының матур истәлеге булып калачак.

 

Анастасия Аверина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: