2019 елдан алып 2024 елга кадәр Октябрьскийда 61 спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Бу елларда калкып чыккан эре спорт үзәкләре арасында Боз сарае да бар.
Шәһәр озак көткән спорт объекты бушап тормый. Биредә хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар шөгыльләнә, җыеннар һәм ярышлар уза. Хәзер теләге булган һәркем тимераякта шуа ала. Элек бу хыял иде!
«Октябрьский» Боз сарае директоры Марат Фәттахов сөйли:
— Халык, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, безнең фитнес һәм тренажер залларында актив шөгыльләнә. Боз аренасында һәрвакыт кеше күп. Узган елның декабрендә сарай ачылганнан бирле бездә 20гә якын чара узды, килүчеләр туган көннәрен, юбилейларын бәйрәм итәләр, биредә ике тапкыр сөйгән ярлар бер-берсенә тәкъдим ясадылар, уку йортлары даими рәвештә боз өстендә физкультура дәресләре үткәрә, ә предприятиеләр үз хезмәткәрләре өчен арена арендалый. «Хоккей» һәм «Тимераякта фигуралы шуу» бүлекчәләрендә 166 бала шөгыльләнә, һәвәскәр хоккей лигасының алты командасы даими рәвештә күнекмәләр уздыра.
Шәһәрдәшләр спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән мәйданчыкларның саны артуын билгеләп үтте. Свердлов һәм Салават Батыр, Комсомол һәм Герцен урамнарында, 28нче микрорайонда һәм башка урамнарда торак милекчеләре, җирле һәм республика бюджетлары катнашында төзелгән ишегалды спорт объектлары — бүген тирә-якның бизәге дә, актив ял итү урыны да. 1, 12нче мәктәпләр, 2нче гимназияләрнең мәктәп яны территорияләрендәге яңа спорт мәйданчыклары да шәһәр халкының олысын һәм кечесен үзенә җәлеп итә.
Октябрьскийлылар сәламәт ял сәгатьләрен урам тренажерлары урнаштырылган «Йолдызлы» һәм «Дуслык» паркларында, шулай ук «Әкият» скверында үткәрә ала.
— Һәр кич велосипедка утырам һәм Мәскәү проспектына карап юл тотам. Биредә велоюл иркен, өслеге яхшы. Йөрүе рәхәт. Миңа шәһәрдә шундый сукмаклар булдырылуы, ишегалларында спорт почмаклары булуы бик ошый, — диде Светлана Купченко.
Мария Степанова көн саен «Геофизик» скверына тренажерларда шөгыльләнү өчен килә. «Күнегүләрне һәр тренажерда ясыйм. Җаным белән дә, тәнем белән дә яшь булып каласым килә», — диде ул елмаеп.
Ольга Кувшинова эштән соң шөгыльләнү өчен 35нче микрорайондагы яңа башкорт ишегалдына йөри.
— Элек «Дуслык» паркына йөрергә туры килде, бераз ераграк, ә хәзер күрше ишегалдына киләм. Спорт минем өчен чыннан да тормыш нормасына әверелде.
Спорт һәм физик культура комитеты мәгълүматлары буенча, спорт белән кимендә 61 000 кеше шөгыльләнә, алар спорт мәктәпләренә һәм шәхси спорт залларына йөри. Чынлыкта исә бу сан күпкә югары. Чөнки физик активлык — сәламәтлеккә һәм актив озын гомерлелеккә юл, һәм бу күптән инде төп хакыйкатькә әверелде.
Спорт корылмалары саны буенча Башкортстан
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән кала өченче урында тора
(Мәскәүдә — 27 826, Башкортстанда — 13 363 объект).
Алар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 74,5 процент тәшкил итә (Русиядә — 61,4 %).
Дамир Миңнегалимов, самбо һәм дзюдо буенча күп тапкыр Русия һәм дөнья чемпионы:
— Балачактан спорт белән шөгыльләнәм. Барысы да ишегалды мәйданчыкларыннан башланды. чөнки ул вакытта хәзерге кебек шартлар юк иде. Бүген Октябрьскийда физик күнегүләр ярдәмендә сәламәтлекне саклау өчен менә дигән мөмкинлекләр бар — воркаут турниклары, тренажерлар, һәм барысы да җәяү барып җитәрлек — ишегалларында, мәктәп яны участокларында, паркларда һәм скверларда. Спортка мәхәббәт шундый мәйданчыкларда ял итүдән башлана да инде. Мин үзем Юрий Гагарин исемендәге паркта воркаут мәйданчыгында шөгыльләнәм. Аны шәһәргә «Дуэт» үзәге бүләк итте, аның җитәкчеләренең берсе Олег Рейнгард та биредә шөгыльләнә. Мәйданчык спорт инвентарьләре - бокс грушасы, аркан һәм башкалар белән җиһазландырылган. Мәйданда иртәнге сәгать белән халык. Даими шөгыльләнүчеләр күп, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Тәҗрибәлеләр башлап җибәрүчеләргә ярдәм итә. Атмосфера дустанә. Шөгыльлән һәм ләззәт ал!
Радий Хәбиров:
Чыганак: «Октябрьский нефтяник»