Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 август , 14:10

Октябрьский буенча — велоочкычта

Велоочкыч, пенни-фартинг — Физкультурачылар көне уңаеннан велоузыш катнашучылар саны белән генә түгел, шәһәр халкының спорт чарасына креатив якын килүе белән дә таң калдырды

Октябрьский буенча — велоочкычта
Октябрьский буенча — велоочкычта

Физкультурачылар көнендә шәһәрдә старт бирелгән велоярышта хакимият башлыгы Алексей Пальчинский, Башкортстан самбо федерациясе рәисе Эдуард Абдядилов, шулай ук Октябрьскийның спорт йолдызлары катнашты. Алар велосипедта сәламәт яшәү рәвешен яратучылар колоннасын җитәкләде.
Октябрьскийда бу колачлы чара ел саен уза. Әмма ул анда катнашучыларның санының арта баруы белән генә түгел, ә шәһәр халкының үзенчәлекле якын килүе белән дә сок­ландыра. Чараны хуплаучылар колоннасында велоочкыны, пенни-фартинг, үзгә киенгән җайдакларны күрергә мөмкин булды.
— Мин шәһәр урамнары буйлап йөреп узган пенни-фартинг Мәскәү төбәгендә эшләнгән. Башта анда йөрүе кыен булды, аннары ияләшәсең, бер-ике тапкыр егылганнан соң, тиз арада яхшы йөрү теләге туа, — дип сөйләде «Ретро» номинациясендә җиңү яулаган Валерий Габдрахимов.
Руслан Хафизов үзенең ике тәгәрмәчле дустын беренче ел гына үзгәртми. Быел ул аңа үзочкыч рәвешен биргән.
— Узган ел мин акулага утырып чыктым. Быел аның конструкциясе нигезендә самолет ясарга карар кылдым. Моңа минем нибары көн ярым гына вакытым булды. Киләсе елга инде яңа образ турында уйлыйм — оча торган тәлинкә, корабль, дүрт тәгәрмәчле машина, — дип сөйләде Руслан.
«Нефтьче» паркында күңелле һәм спортчан бәйрәм узды. Җәйге эстрадада Алексей Пальчинский, Эдуард Абдядилов, спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Карипов, 4нче спорт мәктәбе директоры Наталия Соболева физкультура-спорт өлкәсенең атказанган хезмәткәрләрен, велоузышта креатив катнашучыларны бүләкләделәр. Спортчыларга квалификация кенәгәләре, спорт разрядлары һәм ГТО билгеләре тапшырылды.
Бүләкләү тантанасында сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр аерым билгеләп үтелде. Алар шәһәрнең барлык чараларында да актив, һәм Физкультурачылар көнендә шәһәр инвалидлар җәмгыятенең барлык вәкилләре диярлек, картлар һәм инвалидлар интернат-йортының иң активлары велоузышта катнашты: кемдер велосипедта, кемдер коляскада, ә кемдер бөтен дистанцияне җәяү үтте. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә сертификатлар тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң спорт уеннары башланды. Парк һәркем үзен күрсәтә алырлык стадионга әверелде. Шәһәрдәшләр үзләрен ГТО нормаларын тапшыруда сынап карады, шахмат уйнады, пауэрлифтингта көч сынаш­ты, капкага алка ыргытты. 3нче спорт мәктәбе тренерлары ориент-шоу оештырды... Яше һәм карты актив булды. Катнашучылар Һәр станциядә жетоннар алды, аларны банан һәм бер шешә суга алмаштырды.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«ЯркийЯ» — Виктория Яковлева һәм Вета Евстафьева;
«Ретро» — Валерий Габдрахимов;
«Минем үзгә велосипедым» — Руслан Хафизов;
«ВелоГаиләСпорт»: беренче урында — Минияровлар, икенче урында — Илаловлар, өченче урында — Мифтаховлар;
«Корпоратив велосипед тәгәрмәче» — «ОЗНА-үлчәү системалары» җәмгыяте;
«Иң тәҗрибәле катнашучы» — Зәки Дәүләтов (80 яшь).

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: