Туган як
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 август 2024, 12:13

Шәһәр буйлап — велосипедта (6+)

Физкультурачылар көне уңаеннан 10 августта шәһәрдә велоузыш булачак.

Шәһәр буйлап — велосипедта (6+)
Шәһәр буйлап — велосипедта (6+)

Чараның программасы белән таныштырып үтәбез.


Велосипедчыларның хәрәкәт итү маршруты: 35 мкр — «Нефтьче» паркы.
Теркәлү: 10‑00 сәгатьтән сәламәтләндерү комплексы парковкасында (35 мкр.).
Старт вакыты: 11‑00.
Катнашучылар: теләге булган һәркем, ә 12 яшькә кадәрге балаларны законлы вәкил яки тренеры озата бару шарты белән.


Номинацияләр буенча бүләкләү:
1) «ЯркийЯ» номинациясе.
Катнашучы үзенчәлекле иҗади образ тудыра, теләсә нинди кием стилен сайлый. Костюмнар велосипедта йөрү өчен куркынычсыз булырга тиеш.
2) «Мой оригинальный велосипед» номинациясе.
Катнашучы велосипед тюнингын үз теләгәнчә тәкъдим итә.
3) «ВелоСемьяСпортивная» номинациясе.
Гаилә бердәм спорт стилендә киенергә тиеш.
4) «Корпоратив ВелоКолесо» номинациясе.
Оешмадан гариза бирелә, команда корпоратив формада, атрибутикада булырга тиеш.
5) «Самый опытный участник велопробега» номинациясе.
Катнашучының туган көне теркәлгәндә языла.
Искәрмә: һәр катнашучы бер генә номинациядә катнаша.


Велоузыш кагыйдәләре:
- катнашучыларның һәркайсы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә бурычлы;
- велоузышта катнашу бушлай һәм ирекле. Чарага килгәч, катнашучы чараны үткәрү кагыйдәләрен белүен һәм аңлавын, үз тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын һәм оештыру комитеты билгеләгән кагыйдәләрне үтәргә ризалыгын раслый;
- чара спорт узышы түгел. Бер‑береңне узып китәргә ярамый, колоннаның гомуми тизлеге белән хәрәкәт итәргә кирәк. Әгәр тизлек сезгә аз булса, велоузышта катнашудан тыелып калыгыз. Хәрәкәтнең уртача тизлеге 10 км/сәгатьтән артмаячак;
- катнашучылар теләсә нинди велосипедта килә ала: гадәти шәһәр һәм тау велосипедларында да, шулай ук гадәти булмаган велосипед­ларны да күрсәтә алалар. 7 яшькә кадәрге балаларны, гамәлдәге юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, алар өчен махсус җиһазландырылган урыннарда гына йөртергә рөхсәт ителә.
- велосипедыгызны велоузышка чыкканчы өйдә тикшерегез. Әгәр ул ватылып, хәрәкәтегезне дәвам итә алмасагыз, сакланып кына тротуарга чыгыгыз.


«Нефтьче» паркы буенча мәгълүмат
11‑30 — Бөтенрусия физкультурачылар көненә багышланган тантаналы чара;
11‑30 сәгатьтән 13‑30 сәгатькә кадәр — спорт мәйданчыклары эше.


Барлык шәһәр халкын спорт, сәламәт яшәү рәвеше бәйрәменә чакырабыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: