-5 °С
Болытлы
Футбол буенча «Алтын Сарматов» Бөтенрусия турниры Уфада 27‑28 июль көннәрендә узды. Анда 16 команда катнашты. Октябрьскийлылар финалда Казахстаннан «PW» командасы белән очрашты. Балалар яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче урынны алдылар. Турнирның иң яхшы уенчысы булып Октябрьскийның 4нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Камил Шәрипов танылды.
Яшь чемпионнар тренер‑укытучы Евгений Гордов кул астында шөгыльләнә.