8 августта Башкорт-стан башкаласында Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында һөнәри боксның җәйге кичәсе — «IBa чемпионнар төне» булачак.
«Уфа‑Арена»да танылган Русия һәм чит ил боксчылары катнашында җиде матур һәм көчле алыш узачак. Чара Халыкара бокс ассоциациясе (IBA), Iron&Gloves Promotions һәм Dynamo Boxing Promotions тарафыннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, БР Спорт министрлыгы, шулай ук Русия Бокс федерациясе ярдәмендә оештырыла.
Төп көрәштә Башкортстаннан Артур Сөбханкулов (6‑0, КО 4) Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Венгрия чемпионы Галос Роланд (6‑0, КО 2) белән очрашачак. Бу iba версиясе буенча Европа чемпионы титулын яклау булачак (8 раунд).
8 августта «Cтавкалар Лигасы. IBA чемпионнар төне» кысаларында Башкортстанның башка вәкиле Данис Габдрәфиков үз алышын үткәрәчәк. Ул 67 кг га кадәр авырлыкта 6 раундлы рейтинг бәйгесендә Монголиядән 2023 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры Мишельт Баттумир белән очрашачак.
Ике тапкыр Русия чемпионы, Брикс‑2024 уеннары җиңүчесе, Боливариан Алба уеннары — 2023 чемпионы Азалия Аминева әлеге шоу кысаларында профессиональ рингта беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Башкортстан Республикасының 21 яшьлек вәкиле 66 кг га кадәр авырлыкта 6 раундлы рейтинг көрәшендә Танзаниядән Рехема Абдаллах (10‑0‑1, КО 9) белән көч сынашачак.
19‑22 яшьлек Русия беренчелеге җиңүчесе 19 яшьлек Егор Козорезов 63,5 кг га кадәр авырлыкта 6 раундлы ярышта Һиндстаннан Акшай Чахал (14‑0‑1, КО 9) белән очрашачак.
Туры эфирда «IBA чемпионнар төне» турниры «Матч ТВ» телеканалында күрсәтеләчәк. Алышлар Уфа вакыты белән 18:30 сәгатьтә башланачак.