Малайлар һәм кызлар анда ярты көн үткәрәләр. Көн зарядкадан башлана. Аннары һәр спорт юнәлешендә өч-дүрт сәгать шөгыльләнәләр. 9нчы мәктәптә алар өчен ике тапкыр кайнар ризык әзерләнә.
— Лагерьның программасы шундый итеп эшләнгән ки, ул балаларга спорт формасын нәтиҗәле тотарга һәм осталыкларын тагын да арттырырга мөмкинлек бирә. Безнең тәрбияләнүчеләр спортта җиңү яулауның нигезендә көндәлек зур хезмәт торуын аңлыйлар. Тукталыш бер адым артка тигез. Шуңа күрә төп вакыт тренировка процессына бирелә. Безнең тренер-укытучылар гадәти тренировканы мавыктыргыч, кызыклы итә алалар, шуңа күрә балалар лагерьга бик теләп йөриләр. Августта ук аларны Башкортстан беренчелеге, төбәкара һәм шәһәр турнирлары көтә, алар анда үзләрен, үз потенциалын күрсәтә алачак. Ә сентябрьдә безнең футболчылар «Метрошка» Бөтенрусия фестиваленең финал уеннарына барачак,— дип билгеләп үтте лагерь җитәкчесе Ольга Зуева.
Лагерьда булу бушлай. Чөнки Башкортстан җитәкчелегенең төп бурычларыннан берсе — физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның санын арттыру.
Источник: «Октябрьский нефтяник»