Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 июль , 15:37

Чемпионның көндәлек тормышы

Хакимияттә грек‑рим көрәше буенча Европа беренчелеге җиңүчесе Илья Кандалин белән матбугат конференциясе узды

Чемпионның көндәлек тормышы
Чемпионның көндәлек тормышы

Илья дүрт зур ярышта катнашып, барысыннан да бүләкләр белән кайтты. Киләсе елда спортчы юниорлар категориясенә күчәчәк.
Илья Болгариядән килгән көндәше Алеша Илиевны ничек җиңгәнен искә төшерде:
— Беренче периодта җиңдем. Икенчесендә көндәш активрак эшли башлады. Аңа балл бирделәр. Без стойкага бастык, һәм бу вакытта активлыкка бирелгән баллар буенча мин җиңелдем. Бер минут 40 секунд калды. Ул арый башлады һәм мин аның гамәлләрен тотып кала алдым. Авырлыгы буенча көндәш көчлерәк. Минем авырлык 54 килограммга кадәр төште.
Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе укучысы грек‑рим көрәше буенча дөнья беренчелегендә үзенең төп җиңүе турында сөйләде.
Чемпион ярышларда катлаулылыкның төрле дәрәҗәсен дә билгеләп үтте:
— Русиядә ярышлар катлау­лырак, монда конкуренция күбрәк. Европа чемпионатларында көндәшләр мондагы кебек түгел.
Көрәшче 12нче мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган. Аның тормышында яңа этап башлана.
— Хәзер Стәрлетамак физкультура көллиятенә укырга керергә планлаштырам, тренер булырга телим. Ярышларда планнар шул ук — Русия беренчелеге, Европа беренчелеге, дөнья беренчелеге. Шул ук рухта дәвам итәргә, күнегүләр ясарга тырышачакмын. Шәһәребез һәм Башкортстан намусын яклауны дәвам итәчәкмен, — диде спортчы зур ышаныч белән.
Җиңүләр өчен гарантия — интенсив шөгыльләр.
— Алар ике сәгатьтән алып дүрт сәгатькә кадәр дәвам итә. Ярышлар алдыннан, җыен барганда, беренче атнада көненә дүрт сәгать, икенче атнада 1‑2 сәгать шөгыльләнәбез, — дип аңлатты көрәшче.
Хакимият башлыгы Алексей Пальчинский Ильяга һәм тренерлар составына акчалата сертификатлар тапшырды, зур җиңүләре белән котлады һәм алга таба да зур уңышлар теләде.

 

Анастасия Аверина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: