+7 °С
Болытлы
Уфада Бөтенрусия универсиадасының бокс көрәшләре узды.
Башкорт спортчылары дүрт медальгә ия булды. Шулардан алтын медаль 66 кг авырлык категориясендә Азалия Әминевада. Финалда ул Төмән өлкәсеннән көндәше Альбина Молдажанованы җиңде. Ярыш исәбе 4:1.
50 кг авырлык категориясендә алтын медальгә Карина Йосыпова лаек булды. Ә Алинә Мостаева (авырлыгы 57 кг кадәр) һәм Регина Белоусова (авырлыгы 48 кг кадәр) көмеш җиңүчеләр булды.