Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 июнь , 10:17

Ихтыяр көче һава торышыннан да көчлерәк

Яңгырлы һава торышына карамастан, 11‑16 яшьлек малайлар һәм кызлар арасында велоспорт буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге һәм Октябрьский шәһәре беренчелеге үтте

Ихтыяр көче һава торышыннан да көчлерәк
Ихтыяр көче һава торышыннан да көчлерәк

Ярышлар СССРның спорт мастерлары Петр Бобков һәм Харис Сәхипов истәлегенә багышланды.
Петр Бобков Октябрьскийга 1964 елда килә. Безнең шәһәрдә велосипед спорты тарихы нәкъ менә шуннан башлана. Сигез ел эшләү дәверендә Петр Иванович 8 спорт мастерын, 12 спорт мастерына кандидат әзерли.
Харис Сәхипов Уралда велосипед хәрәкәте башлангычында тора. Өч тапкыр 1200 чакрым озынлыктагы Париж‑Брест‑Париж супермарафонында катнаша. Русиянең иң өлкән катнашучысы була. Бу ярыш Халыкара календарьда иң абруйлысы дип санала, ул дүрт елга бер тапкыр үткәрелә һәм барлык континентлардан
5 меңнән артык кешене җыя. Харис Сәхипов күпчелек яшьләр өчен мөмкин булмаган нәтиҗәләр күрсәтә. Бу чараның җанатарлары һәм оештыручылары, «велосипедлы бабайга» ничә яшь икәнен белгәч, аңа трассада кул чабалар.
Яңгыр ява, ә спортчылар велосипедларында, юлларга җыелган суларны ерып, финишка ашыгалар. Ярышларда ун команда — республиканың шәһәр һәм районнарыннан 85 спортчы катнашты. Алар Мәләвез, Салават, Ишембай, Языково, Кушнаренко, Дүртөйле, Уфа, Чакмагыштан килде. Безнең Октябрьскийны 20 яшь спортчы тәкъдим итте.
Велотректа көрәш нә­ти­­­җәсендә Октябрьский спортчылары югары нәтиҗәләр күрсәтте — Ульяна Верижникова 2008-2009 елгы кызлар арасында мактау пьедесталының беренче баскычына басты. Устина Карпец 2012-2013 елгы кызлар арасындагы ярышларда көмеш медаль иясе булды.
Ике спортчы да 4нче спорт мәктәбе тренеры Римма Борозняк кул астында шөгыльләнә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: